Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм хәрби-спорт уеннарында яшь кнәзлеләр III урынга лаек булды

Күптән түгел генә Казанда «Патриот» спорт-патриотик һәм призывка кадәр яшүсмерләрне хәзерлек республика базасында «Алга, яшь армиячеләр!» («Вперед, юнармейцы!») хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Барлыгы ярышларда Татарстаннан килгән кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәп-интернат һәм мәктәп укучылары - барысы бергә 550 кеше катнашты. Районыбыз данын Кнәз мәктәбе укучылары яклап чыкты. Уеннарның беренче...

Күптән түгел генә Казанда «Патриот» спорт-патриотик һәм призывка кадәр яшүсмерләрне хәзерлек республика базасында «Алга, яшь армиячеләр!» («Вперед, юнармейцы!») хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Барлыгы ярышларда Татарстаннан килгән кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәп-интернат һәм мәктәп укучылары - барысы бергә 550 кеше катнашты.

Районыбыз данын Кнәз мәктәбе укучылары яклап чыкты. Уеннарның беренче этабында райондашларыбыз үзләрен стройга әзерлектә, күтәрелүдә, гәүдәне күтәрүдә, 60 метрга йөгерүдә, автоматны җыеп-сүтүдә, граната атуда сынап карады. Икенче этапта исә бөтен команда белән кыенлыклар полосасы үттеләр. «Без автоматны тизлеккә җыеп-сүттек, окопларга сикердек, противогазлар кидек, «яралыга» беренче медицина ярдәме күрсәттек, шифрларны эзләдек. Иң истә калганы шулар булды», - дип сөйлиләр кнәзлеләр. Өченче этапта райондашларыбыз брейн-ринг уенында катнашкан. Монда алар Бөек Ватан сугышы чорында булган олы тарихыбызны өйрәнгәннәр, бирелгән сорауларга җаваплар эзләгәннәр.

Хәрби-спорт уеннарының нәтиҗәсендә райондашларыбыз граната атуда - I урын, теория буенча - III урын, 60 метрга йөгерү буенча шәхси зачетта шулай ук III урынга лаек булдылар. Командалар арасында бөтен биремнәрне төгәл үтәгәннәре өчен Кнәз мәктәбе командасы Казаннан лаеклы җиңү - III урын белән кайтты. Зурдан-зур уңышлар сезгә, яшьләр! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев