Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның 14 укучысы тантаналы рәвештә паспорт алды

14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру Тукай районында күркәм гадәткә әверелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты һәм район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чираттагы шундый чарада паспорт белән бергә укучыларга Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды.

Тантанада яшь гражданнарны паспорт барлыкка килүнең тарихы белән таныштырдылар, блиц-сораштыру үткәрделәр, шулай ук укучыларга паспортның мөһим документ булуы аңлатылды.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, яшь гражданнарның кулларын кысып паспорт биргәндә, аларны тормышта гел яхшы гамәлләр генә кылырга, кешелекле, гадел булырга чакырды.

«Татарстан» совхозы поселогыннан оныгы Данил Абражеевны котларга килгән Габделнур Хәлимов ата-аналар исеменнән чыгыш ясады һәм үсмерләргә илнең лаеклы гражданнары булырга, бу исемгә тап төшермичә, намус белән яшәргә фатыйха бирде.

- Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Безнең балалар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде, - диде Габделнур әфәнде.

Укучылар ил алдында булган бурычларны үтәргә, «Россия Федерациясе гражданины» исемен горур йөртергә, өлкәннәрнең ышанычларын акларга вәгъдә иттеләр.

Тантана барышында бирегә «Татарстан» совхозы поселогыннан әнисе белән килгән Дарья Новокрещенова белән сөйләштек.

- Яшермим, дулкынланам. Шулай тантаналы төстә булыр дип көтмәгән идем, - диде укучы.

- Җаваплылык, әлбәттә, өстәлә! Паспорт алу - җитди тормышка бер адым, - диде әнисе белән Новотроицкое авылыннан килгән тагын бер тантана сәбәпчесе Юлия Кибичеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев