Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда яңа дуңгызчылык комплексы төзү планлаштырыла. Тик халык моңа каршы

Районның Казиле, Иске Абдул, Иректаң, Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Оргыды, Мерәс авылларыннан һәм «Ягодка», «Дубравушка» бакчачылык ширкәтләреннән ерак булмаган урында дуңгызчылык комплексы төзергә җыеналар. Төзелешнең заказчысы - бүгенге көндә Комсомолец җирлегендә эшләп килүче «Феникс» ит комбинаты. Югарыда саналган авылларда яшәүчеләр һәм бакчачылык ширкәтләрендә участок тотучылар биредә яңа дуңгызчылык комплексы төзелүгә кискен...

Нишләп халык белән киңәшләшмиләр?

«Казиле, Иске Абдул, Иректаң, Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Оргыды, Мерәс авыллары тирәсе экология ягыннан бик начар төбәкләрдән санала, - дип башлана әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр исеменнән язылган хат. - Башта Сосновый Бор белән «Татарстан» совхозы поселогы арасында дуңгызчылык комплексы төзеделәр, аннары шундый ук җитештерү предприятиесе Комсомолец поселогында калкып чыкты. Хәзерге көндә тирә-як авыллар халкы һәм Казиле белән Иске Абдул арасында урнашкан «Ягодка» һәм «Дубравушка» бакчачылары әлеге комплекслардан килгән исне иснәргә мәҗбүр. Югыйсә, табигатьнең искиткеч гүзәл урынына, урман эченә утырган җирле пунктлар болар. Бакчачылар да участокларын сатып алганда дуңгызчылык комплексыннан килгән «тәмле» ис эчендә яшәрбез дип уйламаганнардыр. Ә күптән түгел, безнең «сөенечкә», Казиле белән Иске Абдул арасында тагын бер шундый предприятие төзергә җыенуларын әйттеләр. Белүебезчә, документлар рәсмиләштерелеп беткән, әкренләп төзү эшләрен дә башлаганнар. Начар ис кенә түгел, сәламәтлеккә зыян да бит әле бу. Нишләп мондый зур проектларны халык белән киңәшләшеп эшләмиләр икән? Без биредә дуңгызчылык комплексы эшләвен теләмибез, төзелешне туктатып булмасмы дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез», - дигән юллар бар әлеге хатта.

Төзелешкә каршы булуларын белдереп, хат ахырында «Ягодка» бакчачылык ширкәтендәге участок хуҗаларыннан 254 имза куелган, язмада шулай ук Иске Абдулда яшәүчеләрдән - 21, Сәет авылыннан - 24, Оргыдыдан - 40тан артык, Мерәстән - 103, Казиледән 30дан артык кешенең имзасы бар.

Хатны редакциягә әлеге төзелешкә каршы булучыларның берсе - «Ягодка» бакчачылык ширкәте рәисе Саҗидә Хаҗиәхмәтова кертте. «Бу яңа комплекс та барлыкка килсә, без төрле яклап ис эчендә калачакбыз. Болай да җил безнең якка авышкан саен сулыш алырга куркып тора идек. Дөрес, комплексны төзергә җыенучылар безгә СанПиН нормаларыннан читкә тайпылмыйбыз, бар таләпләр дә үтәлә, диләр. Ләкин шул гына мөһиммени соң? Меңләгән кешенең сәламәтлеге һәм нинди шартларда яшәве мөһим түгелмени? Аңлавыбызча, предприятиенең бит әле бу комплекс белән генә чикләнмичә, тагын да киңәергә исәбе. Бу тагын да начаррак шартларга китермәсме?» - дип ачынды Саҗидә ханым.

Җитештерүдә экологик һәм ветеринар нормалар үтәләчәк, халыкка зыян булмаячак дип ышандыралар «Феникс»та

«Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте моннан ун ел элек төзелгән. Аның бүген төп эшчәнлеге - ит эшләнмәләре җитештерү. РФ Хөкүмәтенең 2014-2015 елларга авыл хуҗалыгына читтән кертелгән продукцияне алыштыру турындагы карары кысаларында, ул маллар өчен комплекс төзеп, киләчәктә әлеге ит эшләнмәләрен үзләрендә үстерелгән дуңгызлардан әзерләмәкче була. Төзеләсе комплекс 800 баш малга исәпләнгән. Жирләр пайчылардан сатып алынып, шәхси милек итеп рәсмиләштерелгән. «Әлегә участокта бернинди төзелеш эшләре дә башланмады, - дип башлады редакциягә килгән хатка җавап сүзен «Феникс»ның директоры Азат Авзалов. - Гомумән, әле быел аңа тотыну да планлаштырылмый. Бары инженерлык инфраструктурасын гына әзерләп куярга уйлыйбыз. Ә комплекска нигез киләсе елның маенда гына салыныр дип фаразлана. Гомумән, төзелеш 2016-2021 елларга билгеләнгән.

Дуңгызчылык комплексы иң якын дигән җирле пунктлардан - Казиле авылыннан һәм «Ягодка» бакчачылык ширкәтеннән турыга исәпләгәндә 1200әр метр ераклыкта урнашачак. Бу СанПиН кысаларыннан чыкмый. Проект оешмасы мәгълүматларыннан һәм үз күзәтүләребездән чыгып шуны әйтә алам, ел дәвамында җил көньяк-көнчыгыштан исә. Шулай булгач, дуңгызчылык комплексыннан килгән һава агымы якын-тирә авыллар һәм бакчачылык ширкәтләре аша үтми дигән сүз. Предприятие дөньякүләм заманча стандартлар буенча төзеләчәк һәм бирегә чит илдә җитештерелгән заманча җиһазлар, ябык типтагы тирес чыгару җайланмасы куелачак.

Ә киңәюгә килгәндә, без авыллар һәм бакчачылык ширкәтләре ягына үсмәячәкбез.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бүген авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр кертергә һәм нәрсәдер төзергә теләүчеләр республикада берничә генә. Яңа җитештерү комплексы барлыкка килү - ул әле тукайлыларга дистәләгән яңа эш урыннары, бюджетка салым базасы да дигән сүз. Хезмәткәрләргә торак белән ярдәм итү планыбыз да бар - йортлар төзү өчен Казиле авылында җир участоклары алдык.

Ә ис чыгуга әйләнеп кайтканда, ит-сөт җитештерүме, икмәк үстерүме - авыл хуҗалыгында бер генә тармакта да иссез һәм һәм тузансыз эшләп булмый. Ләкин үзебездә җитештерелгән продукция чит илнекенә караганда күпкә сыйфатлырак һәм арзанрак. Аннары, безгә комплексның якында урнашуы мөһим: Комсомолец поселогында урнашкан ит комбинаты өчен малны читкә чыгып үстерә алмыйбыз. Райондашлар аңласын иде: безнең кемгәдер зыян салу уебызда да юк, бары тик халыкның яшәү шартларын яхшыртасыбыз гына килә».

Җавап шундый. «Феникс» җәмгыяте дуңгызчылык комплексы төзү планыннан читкә тайпылырга уйламый. Җитештерүдә экологик һәм ветеринар нормалар үтәләчәк, халыкка зыяны булмаячак, дип бара аның җитәкчесе. Шул ук вакытта бакчачылар һәм авыл халкы да үз сүзләреннән кире кайтырга уйламыйлар, төзелешне туктату өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дуңгызчылык комплексы