Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда нинди хәлләр бар, барысын да «Якты юл»дан укып беләбез

Мин күп еллар почтальон булып эшләдем. Һәр йорт саен төрле газета-журналларга язылалар иде, ташып-таратып кына өлгер. Арада иң укыла торганы ул чагында да район газетасы иде. Чөнки тирәлегебездәге бөтен тормыш-яшәеш турында язалар, районда нинди хәлләр бар, кайсы авылда ничек эшлиләр, яшиләр - җаны булган кеше ничек кызыксынмасын?! Мин, мәсәлән, «Якты...

Мин күп еллар почтальон булып эшләдем. Һәр йорт саен төрле газета-журналларга язылалар иде, ташып-таратып кына өлгер. Арада иң укыла торганы ул чагында да район газетасы иде. Чөнки тирәлегебездәге бөтен тормыш-яшәеш турында язалар, районда нинди хәлләр бар, кайсы авылда ничек эшлиләр, яшиләр - җаны булган кеше ничек кызыксынмасын?! Мин, мәсәлән, «Якты юл»ны чыккан көнендә укымасам, үземне сукыр, саңгырау кебек тоям. Элек һәрдаим мәкаләләр язып тора идем, шигырьләрем басыла килде. Хәзер олыгайдым инде, бик язмыйм, газетаны көтеп алып, соңгы хәрефенә кадәр укыйм. Газетаны эшләп чыгаручы иҗат коллективына мең рәхмәт, район кешеләрен үзара аралаштыручы бердәнбер трибуна бит ул. «Якты юл» газетасы хезмәткәрләренә игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтеп, яңа 2016 ел белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, иҗади табышлар телим, каләмнәре үткен, йөрисе юллары хәвефсез, илебез тыныч-имин булсын, Яңа ел көтелмәгән шатлыклары белән куандырсын.

Фатыйма Абдуллина,
Колыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев