Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район тормышының көзгесе

Менә 2015 ел да тарихка китте. Районыбыз ничек яшәде бу елда, нинди яңалыклар, уңышлар белән истә калыр ул, күпме отышлы проектлар тормышка ашырылды, нинди әһәмиятле вакыйгалар булды? Боларның барысын да «Якты юл» газетасыннан укып бардык. Йөрәк җылысын, бөтен тырышлыгын биреп, бу басманы чыгаручы ижат коллективына мең рәхмәт. Шунысы сөендерде, 2016...

Менә 2015 ел да тарихка китте. Районыбыз ничек яшәде бу елда, нинди яңалыклар, уңышлар белән истә калыр ул, күпме отышлы проектлар тормышка ашырылды, нинди әһәмиятле вакыйгалар булды? Боларның барысын да «Якты юл» газетасыннан укып бардык. Йөрәк җылысын, бөтен тырышлыгын биреп, бу басманы чыгаручы ижат коллективына мең рәхмәт. Шунысы сөендерде, 2016 елга да газета байтак тираж җыйган. Газетаның эчтәлеге генә түгел, эшләнеше, бизәлеше дә матурланды. Мавыктыргыч хикәяләргә, шигырьләргә, файдалы киңәшләргә дә урын бирә газета - укучылар өчен бу да әһәмиятле.

2016 елда да газета алган биеклеген югалтмасын, яңа темалар да күрәсе килә, авылларда хәбәрчеләре артсын, журналистларның каләмнәре үткен булсын. «Якты юл»да эшләүчеләрнең һәрберсенә имин тормыш, иҗат уңышлары телим.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев