21 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда 46 депутатның 39ы катнашты. Утырышның көн тәртибендә Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советының «2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы (№ 34/2, 16.12.2014 ел) карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе каралды. Сорау буенча Биклән...
21 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда 46 депутатның 39ы катнашты. Утырышның көн тәртибендә Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советының «2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы (№ 34/2, 16.12.2014 ел) карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе каралды. Сорау буенча Биклән авыл җирлегеннән депутат - бюджет, салым, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе рәисе Мансур Сәхбиевның чыгышы тыңланды. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча карар бертавыштан кабул ителде.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев