Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының унберенче утырышы үтте

12 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының унберенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте вәкиле Рамил Фәттахов, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай...

Сессия башында Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат Ирина Кузнецова утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат Илнар Бакиров, Яңа Бүләк авыл җирлегеннән депутат Галим Сабирҗанов, Борды авыл җирлегеннән депутат Роза Әбделмәнова керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - 2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен Тукай муниципаль районы социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләре, 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына көтелгән нәтиҗәләр һәм социаль-икътисади үсеш фаразлары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Соңыннан сүз Түбән Суыксу авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Наис Сәйфетдиновка бирелде.

2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева сөйләде. Аннары сүзне Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиев алды.

Өченче көн тәртибе - Тукай муниципаль районы Советының 2017 елга эш планы турында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сүз алып барды.

Даими комиссияләр эшенең 2017 елга җыелма планы турында шулай ук Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сөйләде.

Бишенче көн тәртибе - тиешле еллар үткәнлектән лаеклы ялга чыкканда Тукай муниципаль районының муниципаль хезмәткәренә бер генә тапкыр бирелә торган түләү тәртибе Положениесен раслау турында Калмия авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Нияз Гыйльфанов чыгыш ясады.

Алтынчы көн тәртибе буенча «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлек Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына (№9/9, 27.12.2011 ел) үзгәрешләр кертү буенча иде. Аның буенча сүз Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эдуард Гәрәевка бирелде.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унберенче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев