Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район предприятиеләре эшчәнлегеннән Рөстәм Миңнеханов канәгать калды

Атна дәвамында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышын шәхсән үзе күзәтеп тору максатыннан республиканың тугыз районында эшлекле сәфәрдә булды.

Республиканың яшәешенә һәм үсешенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне Рөстәм Миңнеханов үзенең шәхси контролендә тота. Күп күрсәткечләр буенча Татарстан алдынгы регионнардан санала. Бу исәпкә авыл хуҗалыгы тармагы да керә. Үзе җитештергән продукция белән республика үз халкын тулысынча туендырырга сәләтле.

Президентның эшлекле сәфәре бүген Тукай, Минзәлә, Сарман районнарында дәвам итте. Беренче булып ул безнең район җиренә төште. Бакчасарай авылы янындагы «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм аның эшчәнлеге белән танышудан башлады. Биредә ат, токымлы мөгезле эре терлек, сарыклар, тавыклар үстерелә. «Миңнехуҗин» хуҗалыгының шулай ук 480 гектар мәйдан чәчүлек җире бар. Анда мал ризыклары өчен культуралар чәчелә. Бүген анда анда чәчү соңгы гектарларда башкарылды.

Аннары Президент ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Биклән» җитештерү кооперативы, «Чаллы яшелчәсе», «Тимерхан» агрофирмалары, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Кама» агрофирмасының Мусабай Завод, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Комсомолец бүлекчәләре, «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Кама-Бекон» җәмгыяте басуларын карады.

Эшлекле сәфәрнең икенче өлеше «Феникс» һәм «Любослава» ит эшләнмәләре җитештерү предприятиеләрендә дәвам итте. «Феникс»та Президент сую цехының эшчәнлеге белән танышты. «Любослава» җәмгыятендә исә итне эшкәртү һәм ит продукциясе әзерләү цехында булды.

Соңрак республика лидеры районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән фикер алышты. Гомумән, фермер хуҗалыгында да, ит эшләнмәләре җитештерү предприятиеләрендә эшнең оештырылуын Президент уңай бәяләде. Районның шәһәргә якын урнашкан булуының үз кыенлыклары булса да, аның җитештерүчеләр өчен үз уңайлыклары бар дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич. Чөнки биредә сату базары киң, диде ул. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә рәхмәтен белдерде, авылны саклыйк дип мөрәҗәгать итте, республикада авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли торган программаларның киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев