Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район игенчеләре язгы кыр эшләренә ныклап алыну мөмкинлеген сәгатьләп көтә

Кичә, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Җитәкчеләр «Камский» җитештерү кооперативы, «Ярыш», «Гигант», «Алмаз», «Кама-Бекон», «Вилданов» һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карадылар. Бүгенге көндә әйтеп үтелгән хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне...

Кичә, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Җитәкчеләр «Камский» җитештерү кооперативы, «Ярыш», «Гигант», «Алмаз», «Кама-Бекон», «Вилданов» һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карадылар. Бүгенге көндә әйтеп үтелгән хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне тырмалау, уҗымнарны тукландыру эше яхшы бара. Ләкин игенчеләр әлегә кыр эшләренә тулы куәт белән кереп китә алмыйлар.

- Басулар тулысынча әзер түгел әле. Барысы да һава торышына бәйле. Күпьеллык үләннәрне тырмаласалар, туңга сөрелгән җиргә керә алмыйлар. Чөнки җир юеш. Аның бераз җилләгәнен көтәргә туры килә. Шөкер, көннәр яхшыра бара, шуңа карап район игенчеләре дә язгы кыр эшләренә ныклап кереп китүне көнләп түгел, сәгатьләп көтәләр, - диде Хәйдәр Сабитов.

Шулай да туңга сөрелгән җирне тырмалауга керешкән хуҗалыклар бар. «Гигант»та уҗымнарны тукландырудан тыш, туңга сөрелгән җирне тырмалауда ике ДТ-75 тракторы эшли.

Бер уңайдан комиссия хуҗалыклардагы уҗымның торышын да тикшергән.

- Карап чыккан хуҗалыкларда бодай, арыш уҗымының торышы яхшы. «Кама-Бекон»ның тритикалесе дә әйбәт кенә үсеп килә. Хуҗалыкларда булганда район башлыгы белән җәйге лагерьларны да карадык. 9 майга кадәр терлекләрне җәйләүләргә чыгарып бетерү бурычы куелды, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев