Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткедә цинк табутта «кайткан» 20 яшьлек Никита Павловны җирләделәр

Никита Павлов тумышы белән Яр Чаллы шәһәре егете. Алар гаиләләре белән ике ел элек Бәтке авылына күченеп киләләр. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренә караганда, Павловлар гаиләсе бик тыныч, сабыр холыклылар. Никитадан башка тагын мәктәп яшендәге малайлары һәм кызлары бар. Никита - иң зур бала. Армия сафларына да үз...

Никита Павлов тумышы белән Яр Чаллы шәһәре егете. Алар гаиләләре белән ике ел элек Бәтке авылына күченеп киләләр. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренә караганда, Павловлар гаиләсе бик тыныч, сабыр холыклылар. Никитадан башка тагын мәктәп яшендәге малайлары һәм кызлары бар. Никита - иң зур бала. Армия сафларына да үз теләге белән, хәрби комиссариаттан сорап диярлек киткән. Армиягә комиссариатның Тукай районы бүлеге аша 2014 елның көз аенда китә егет. Бурятиянең Улан-Удэ шәһәренә, танклар гаскәренә эләгә. Туган ягына, зарыгып көтеп торган әти-әнисе, якыннары, дуслары янына бер айдан кайтырга тиеш була... Тик аның язмышы бүтәнчәрәк язылган була шул...

- Нилектән үлгәнен, нәрсә булганын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Никитаны җирләргә командирлары да кайткан иде. Ул бары тик хәзерге вакытта тикшерү барганлыгын, егет үлгән җирдә хәрби прокуратура эшләвен, Никита белән бергә булган егетләрдән - аның белән бергә хезмәт итүчеләрдән сораштыру алганнарын гына әйтә алды. Әнисе Южана ханым үлеле-тереле йөри, аңа каравы да авыр. Белүемчә, Никитаны самолет белән башта Бурятиядән Казанга, Казаннан «Бигеш» аэропортына алып кайтканнар. Аны үги әтисе генә алып кайтканын беләм. Кургаш табутны Никита яшәгән йортка алып кереп чыктылар да, аннары туры зиратка киттек. Табутны ачмадылар, - дип сөйләде безгә Максим Александрович.

Кара кайгылы хәбәрне Никитаның әти-әнисе 11 сентябрь көнне үк телеграмма белән ала. Бер атна буе йөрәк парәләре - балаларының үле гәүдәсен көтеп яшәгән ата-ананың бу вакытта нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе дә авыр. Алла ярдәм һәм күтәрә алмаслык авыр кайгыны кичерергә Ходай Тәгалә түземлекләр бирсен диясе генә кала...

Без килгәндә Никитаны инде җир куенына салып куйганнар иде. Зиратка килеп керү белән ниндидер салкынлык бөркелеп тора. Керә-керешкә ян-яктагы каберләргә күз төшә. Алар арасыннан Никитаның яңа гына казылган каберен табуы авыр булмады. Ул кып-кызыл чәчәкләр арасыннан күренми дә диярлек. Ә кайгы уртаклашып язылган венокларның исәбе-хисабы юк. Никитаның хәрби киеменнән фотосы... Яп-яшь, киң җилкәле, чибәр егет әллә кайдан ук сиңа карап тора. Яшисе дә яшисе иде бит... Урының җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев