Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район газетасына язылырга онытмагыз

2017 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетаны редакциядән килеп алучыларга язылу бәясе - 350 сум. Хөрмәтле райондашларыбыз! Белгәнебезчә, 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең...

2017 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетаны редакциядән килеп алучыларга язылу бәясе - 350 сум.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Белгәнебезчә, 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Районыбыздан гына да меңләгән кеше сугышка киткән. Кайбер авылларда бер генә сугыш ветераны да калмады. Аның каравы кече яшьтән үк тормыш тәртәсенә җигелеп, ач-ялангач килеш әниләре, әби-бабайлары белән тылда фронт тоткан, ныгыр-ныгымас иңнәренә ирләр күтәрә алмаслык йөкне тарткан сугыш еллары балалары, тыл ветераннары, сугыш ятимнәре исән әле. Аларның сафлары елдан-ел сирәкләнә. Умырып эшләсәләр дә, күпләрнең пенсиясе дә очын-очка ялгарлык кына. Аларга бүләк ясасак иде! Шул уңайдан «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, депутатларга мөрәҗәгать итә: 2017 елның икенче яртысына сугыш еллары балаларын, тыл ветераннарын безнең газетага яздырып, бүләк ясагыз! Өйләренә ярты ел буе район газетасы килеп торса, шат һәм рәхмәтле булырлар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев