Раштуа бәйрәме белән!
Православие динен тотучы райондашларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа - ул гаилә бәйрәме. Православие җәмгыятебездә, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, күңелләрдә югары рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның үзара татулыгын булдыруда да мөһим урын алып тора. Раштуа кешеләрне мәрхәмәткә, изгелеккә өнди. Бу бәйрәм якын,...
Православие динен тотучы райондашларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа - ул гаилә бәйрәме. Православие җәмгыятебездә, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, күңелләрдә югары рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның үзара татулыгын булдыруда да мөһим урын алып тора. Раштуа кешеләрне мәрхәмәткә, изгелеккә өнди. Бу бәйрәм якын, кадерле кешеләрегезне, балаларыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны бергә җыйсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, куанычлар, күңел тынычлыгы, олы шатлыклар теләп калам.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев