Яңалыклар

Питрауны бәйрәм итәләр

Бу көннәрдә республиканың керәшен татарлары яшәгән төбәкләрендә шаулап-гөрләп Питрау бәйрәмнәре үтә. Безнең район да бу чарадан читтә калмый. Кичә бәйрәм район күләмендә Мәләкәс авылында уздырылды. 14е көнне мартышлылар Питрау бәйрәменә җыела. Борды авылыннан Лаврентьевлар гаиләсе кичә Зәй районының Баграж урманчылыгында үткән Питрау бәйрәмендә катнашты, аларның чыгышларын халык бик яратып кабул...

Бу көннәрдә республиканың керәшен татарлары яшәгән төбәкләрендә шаулап-гөрләп Питрау бәйрәмнәре үтә. Безнең район да бу чарадан читтә калмый. Кичә бәйрәм район күләмендә Мәләкәс авылында уздырылды. 14е көнне мартышлылар Питрау бәйрәменә җыела.

Борды авылыннан Лаврентьевлар гаиләсе кичә Зәй районының Баграж урманчылыгында үткән Питрау бәйрәмендә катнашты, аларның чыгышларын халык бик яратып кабул итте. Ә 14 июльдә Бордының "Борды" һәм Мәләкәснең "Питрау" фольклор коллективлары Мамадышның Җөри авылында үтә торган республикакүләм бәйрәмгә барачаклар. Мәләкәс авылы кызы Алена Адамова һәм Борды кызы Людмила Лаврентьева бу чарада "Питрау чибәре" конкурсында катнашырга җыеналар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Питрау бђйрђме

Нет комментариев