Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Питрау» юбилее мәләкәслеләрне тагын да берләштерде

«Әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр сәхнәдә булган авыллар республикабызда юк дәрәҗәсендә. Ә сез бердәмлегегез, гореф-гадәтләрне яшь буынга лаеклы тапшыра белүегез белән Мәләкәсне, Тукай районын республикада гына түгел, чит регионнарда да таныттыгыз», - дип белдерде Мәләкәскә «Питрау» халык фольклор коллективының 30 еллык юбилеена Казаннан республика керәшеннәр оешмасыннан килгән Людмила Белоусова.

«Бүген Мәләкәстә бик зур бәйрәм. Дөресен әйткәндә, мин мәдәният йортында бу кадәр халык күрермен дип уйламаган идем. Ә сез залны шыгрым тутырып, бер булып килгәнсез. Милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәт», - диде ул.

Чыннан да, 11 декабрь көнне кичке сәгать 3кә авылның мәдәният йорты гөр килеп тора иде инде. Тамаша залы да тулган, ишектән керүчеләр дә өзелеп тормый. Мәдәният йортына аяк атлап керүчеләрне ансамбльнең егет-кызлары үзләренең җырлары белән каршы ала. Әнә шулай, чара башланганчы ук биредә бик тә җылы һәм күңелгә ятышлы мохит тудырылган иде.

Программаның башында «Питрау»лыларның барысы да сәхнәгә чыгып, репертуарларындагы керәшен җырларын башкардылар. Бакча яшендәге балалардан башлап, 80-90 яшьтәге әби-бабайлар бергәләп җырладылар.

Ансамбльне һәм килгән кунакларны иң беренче булып районның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Михаил Мифодеев котлады. «Бүген без элеккеге бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны кире кайтарып, бик саваплы гамәл башкарабыз. Һәм, иң мөһиме, аларны киләчәк буынга тапшырабыз. Мәләкәстә бу изге эштә «Питрау» коллективының өлеше әйтеп бетергесез», - диде ул.

Район башлыгы Васил Хаҗиев та ансамбльне олы юбилейлары белән котлады. «Мәләкәстә 35 ел гомер узды. Шуның 30 елы «Питрау»лар белән бергә. Уңган-булган халык яши Мәләкәстә, эшли дә беләләр, бәйрәмнәрне дә лаеклы итеп уздыралар. «Питрау» - халыкны мәдәни юнәлештә туплап яши, киң масса өчен эшли торган коллектив», - дип билгеләп үтте ул. Шушындый изге эшкә алынып, аны яшьләргә тапшыра алганнары өчен ансамбльнең башында торган ветераннарга аеруча олы рәхмәтен җиткерде. Бүгенгә кадәр район керәшеннәр оешмасы җитәкчесе булган Михаил Мифодеевны киләчәктә дә эшен дәвам итәргә чакырды. Юбилей бүләге итеп, район хакимияте исеменнән Мәләкәс мәдәният йортына 30 мең сумлык сертификат тапшырды.

Шундый ук сертификат республика керәшен җәмгыяте исеменнән дә бирелде. Аны мәләкәслеләр Людмила Белоусова кулыннан алды. Ул коллективка җәмгыятьнең җитәкчесе Иван Егоровның да тәбрикләү сүзләрен җиткерде, ансамбльнең җитәкчесе Людмила Адамовага, хормейстеры Роза Семеновага, администраторы Лидия Фәртдиновага, баянчы Леонид Кузьминга, хореограф Татьяна Солдатовага Рәхмәт хатлары тапшырды. «Питрау»лыларны шулай ук республиканың «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкилләре тәбрикләде. Людмила Адамовага үзәкнең директоры Фәнзилә Завгарованың Рәхмәт хаты бирелде.

«Питрау»ның беренче җитәкчесе, бәйрәмгә дип Тольятти шәһәреннән махсус кайткан Раиса Прохорованың сәхнәгә чыгуы шулай ук күңелле бер мизгел булды. Ул моннан 30 ел элек бергәләп ансамбльне оештырган апаларга тирән хөрмәтен белдерде. Бәйрәм вакытында залда утырган Евдокия Пантелееваны, Анна Буханованы сәхнәгә чакырып, иңнәренә җылы шәлләр салды. Чарага килә алмаган Евдокия Трофимовага да шундый ук бүләген юллады. Үзе белән алып кайткан шәлләрен ансамбльгә дә бүләк итте.

Бәйрәмдә «Питрау»лыларның һәр төркеме - бакча балалары, мәктәп укучылары, яшүсмерләр, яшьләр, урта буын, өлкән буын - үз фольклор чыгышларын тәкъдим иттеләр. Аннары берничә буынны берләштергән «Туй күренешен» күрсәттеләр.

Мәләкәслеләрне котларга Түбән Мәләкәс (Иске Җирекле), Кнәз, Борды фольклор коллективлары да килгән иде.

Юбилей кичәсе бик җылы мохиттә үтте, тамашачылар сәхнәдәгеләрнең һәр чыгышын көчле алкышларга күмде.

Бәйрәм узуга икенче көнне үк «Питрау»-лылар кабат репетицияләргә тотынды. Людмила Белоусова бакча балалары төркемен 15 декабрь көнне Яр Чаллының «Чишмә» мәдәният йортында үтәчәк «Туым җондызы» фестиваленең зона турында катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев