Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия яшенә җитү генә аз

1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар. Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS.

Соңгы вакытларда 1961 елда туган кешеләр, аеруча ир-атлар арасында картлык буенча пенсиянең үзләренә кайчан билгеләнәчәген сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән.
Илебездә 2019 елдан бирле, кабул ителгән реформа буенча, пенсия яше этаплап арттырылып килә. Нәтиҗәдә ир-атлар 65 яшьтә пенсиягә чыгачак (пенсия яшенә биш ел өстәлә).
Шул ук вакытта, 1961 елда туган ир-атларны алсак, аларның пенсиягә чыгу яше 2024 елда килеп җитәчәк. Ләкин ул чагында алар 65 яшьтә түгел, ә 63 тә генә булачак. Пенсиягә алданрак чыгуларының сәбәбе – пенсия реформасының күчеш чоры дәвам итү.
Әмма хәзер пенсиягә чыгу өчен пенсия яшенә җитү генә аз. Әле тагын кимендә 15 еллык эш стажына, шулай ук 28,2 пенсия коэффициентына ия булуны да расларга кирәк булачак. Ә инде мондый эш стажы һәм коэффициент туплый алмаучыларга пенсияне тагын 5 ел көтәргә туры киләчәк. Ягъни алар 70тә генә пенсиягә чыга алачак.
фото https://ria.ru/20220731/pensiya-1806142348.html

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X