Җәйнең ямьле кичендә
Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.