Бүген, 4 май көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында район пенсионерлары арасында VII спартакиада оештырыла. Катнашучылар җиңел атлетика, өстәл теннисы, ату, дартс, берләштерелгән эстафета спорт ярышлары буенча көч сынашачак. Җиңү яулаган пенсионер-спортчылар - грамота һәм медальләр, ә призлы урыннар алган командалар кубок һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларны теркәү сәгать...
Бүген, 4 май көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында район пенсионерлары арасында VII спартакиада оештырыла. Катнашучылар җиңел атлетика, өстәл теннисы, ату, дартс, берләштерелгән эстафета спорт ярышлары буенча көч сынашачак. Җиңү яулаган пенсионер-спортчылар - грамота һәм медальләр, ә призлы урыннар алган командалар кубок һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ярышлар сәгать 10да башлана, дип хәбәр итә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.
Нет комментариев