Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Шилнәдә яшәүче ир-ат өендә янгын чыгарган һәм качкан

Узган шимбә көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Зур Шилнә авылында Титов урымындагы бер йортта ут чыгуы турында хәбәр алалар. Бәхетсезлек булган йортның күршесендә яшәүче хатын-кызның сөйләвенә караганда, бу өйдә 39 яшьлек ир-ат ялгызы гына яшәгән, спиртлы эчемлекләр дә кулланырга яраткан. Моңа кадәр әнисен һәм хатыны белән баласын өеннән куып чыгарган...

Узган шимбә көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Зур Шилнә авылында Титов урымындагы бер йортта ут чыгуы турында хәбәр алалар. Бәхетсезлек булган йортның күршесендә яшәүче хатын-кызның сөйләвенә караганда, бу өйдә 39 яшьлек ир-ат ялгызы гына яшәгән, спиртлы эчемлекләр дә кулланырга яраткан. Моңа кадәр әнисен һәм хатыны белән баласын өеннән куып чыгарган булган. Ул көнне ир-ат иртәнге сәгать алтыда гына өенә кайтып, күршесенә калдырып торган ачкычын алган. Өендә җылыту системасы төзек булмау сәбәпле, хуҗа гадәттә кухняда газ конфоркасын кушып куя торган булган. Бу юлы да шулай эшләгәндер дип фаразлана. Сәгать сигезләрдә күрше апа ир-атның өеннән төтен чыкканын күргән һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр биргән.

Борыс һәм кирпеч катыш йортның эче тулысынча диярлек янып бетә, стеналары, түбәләре калса да, бүген ул яшәрлек хәлдә түгел. Ә хуҗа ир-ат янгын вакытында юкка чыга. Бүген аны полиция хезмәткәрләре эзли, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев