Оешмалар конкурста катнаша ала
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен раслау турында"гы 2003 елының 11 апрелендә чыккан 198нче карары нигезендә, республикада ел саен ТР Хөкүмәте премиясенә конкурс үткәрелә.
Мондый премияләр сыйфатлы продукция җитештерүдә һәм хезмәт күрсәтүдә, бу өлкәдә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук сыйфатлы товар җитештерүдә югары нәтиҗәле алымнар кулланган оешмаларга бирелә. Нинди милек формасында булуына һәм хезмәткәрләр санының күпме булуына карамастан, конкурста барлык оешмалар да катнаша ала.
Гаризаларны 2012 елның 15 мартына кадәр ТР Хөкүмәтенең премияләр бирү советы секретариаты кабул итә. Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26нчы йорт, 413 кабинет яки pcg2008@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрергә була. Хәбәрләшү өчен телефоннар: (843) 238-99-25, 236-44-73.
Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.pcg.ru сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев