Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкоелылар өчен бүген тавыш бирү көне генә түгел, авылдашлар белән очрашу көне дә

Новотроицкое авыл җирлеге халкы ике участокта - үзәк авылда һәм Күперледә сайлый. Әлеге ике участоктан барысы 1497 кеше тавыш бирергә тиеш. Аларның 1241е Новотроицкоедан. Без барганда - иртәнге сәгать 9.30га аларның 170е килгән иде инде. Хәзерге минутка комиссия рәисе Әдип Низамов 700гә якын кешенеу тавыш бирүен хәбәр итте. Ике участокка...

Новотроицкое авыл җирлеге халкы ике участокта - үзәк авылда һәм Күперледә сайлый. Әлеге ике участоктан барысы 1497 кеше тавыш бирергә тиеш. Аларның 1241е Новотроицкоедан. Без барганда - иртәнге сәгать 9.30га аларның 170е килгән иде инде. Хәзерге минутка комиссия рәисе Әдип Низамов 700гә якын кешенеу тавыш бирүен хәбәр итте. Ике участокка барысы 10 округ, ягъни җирлеккә 10 депутат сайлана.
Новотроицкоеда да беренче булып пенсионер ханым - Людмила Новичкова килгән. Сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, Людмила иң өлгер сайлаучы, һәр кампаниядә ул иң беренче булып тавыш бирә икән. Бу юлы аңа бүләккә шампунь да биргәннәр.
72 яшьлек Нина Сурова да бер кампаниядә дә битарафлык күрсәткәнем юк, дип белдерә. «Элек үзем дә сайлау комиссиясендә эшләдем. Гадәттә, иртәнге якта ук килеп тавышымны бирергә тырышам. Тормышны хәзер начар димәс идем. Эшләгән кеше акчасын да таба. Киләчәктә дә яшәү уңай булсын, авыл җирендә шартлар тагын да яхшырсын. Аннары, бу безнең өчен үзенә күрә бәйрәм дә бит әле. Танышлар, дуслар, авылдашлар белән очрашабыз, гәпләшәбез», - ди ул.
Новотроицкоеда 17 егет һәм кыз сайлау кампаниясендә быел беренче мәртәбә катнаша. Участоктан халык өзелеп тормый. Тәртип бозулар күзәтелми, дип белдерәләр хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев