Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәннәт аналарның аяк астында

Кнәз авылының мәдәният йортында «Россияне әниләрсез күз алдына китереп булмый» дип исемләнгән кичә уздырылды. Залга әниләр, әбиләр, балалар күпләп җыелды. Иң кадерле кешеләребез исеменә эчкерсез матур сүзләр күп яңгырады. Бәйрәм кичәсен татар һәм рус телләрендә Кнәз мәдәният йортының сәнгать җитәкчеләре Рәзинә Аитова белән Татьяна Сторожук алып бардылар. Кнәз авыл җирлеге...

Кнәз авылының мәдәният йортында «Россияне әниләрсез күз алдына китереп булмый» дип исемләнгән кичә уздырылды. Залга әниләр, әбиләр, балалар күпләп җыелды. Иң кадерле кешеләребез исеменә эчкерсез матур сүзләр күп яңгырады. Бәйрәм кичәсен татар һәм рус телләрендә Кнәз мәдәният йортының сәнгать җитәкчеләре Рәзинә Аитова белән Татьяна Сторожук алып бардылар.

Кнәз авыл җирлеге башлыгының урынбасары Людмила Сошанкова 8 бала анасы Марина Ремкутега олы рәхмәтләрен белдерде, күчнәнәчләр тапшырды. Концерт программасы берсеннән-берсе матур чыгышлар белән үрелеп барды, җырлар-биюләр, театраль күренешләр тамашачылар күңеленә уелып калды.

Әйтергә кирәк: Кнәз авылында бөтен бәйрәмнәр дә үзенчәлекле, шуның өстенә бик җылы мохиттә үтә. Бу көнне дә Кнәз авылының мәдәният йорты сәхнәсенә балалар менеп, әниләренә карата мәхәббәтләрен аңлаттылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, җырладылар, биеделәр, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Күзкәй китапханәсенең «Хатирә» өлкәннәр клубына, «Әниемнең җылы кочагы» дигән бәйрәм чарасына, 2нче сыйныф укучылары килгән иде. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләренә, матур итеп әниләргә багышланган җырлар башкаруларына куанып, «Афәрин» дип утырдык. Сабыйларның укытучылары Рәфилә Галиевага бик зур рәхмәт әйтәбез. Балаларны озаткач, бәйрәмебезне дәвам итеп, мәрхүм әниләрне искә алдык, әниләр турында барлык җырларны да искә төшердек. Ә баянчыбыз, җырчыбыз Марсель Биктимеров үзе язган «Әнкәйләргә» дигән җырны башкарып, барыбызны да бәйрәм белән котлады, дип язды Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев