Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Данир Нуртдинов җиңел атлетика буенча республикакүләм ярышта җиңү яулады

11-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм ярышлар үтте. Безнең район данын яклап, бу ярышларга Мусабай-Завод урта мәктәбе командасы барды. (Тренерлары: Бакусев Гаяз Зарифуллович) Бу ярышларда шәхси беренчелектә 2 нче урынны 8 нче сыйныф укучысы Нуртдинов Данир яулаган. Бу егет спорт мәктәбендә инде кечкенәдән үк шөгыльләнә. "Районда үткән...

11-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм ярышлар үтте. Безнең район данын яклап, бу ярышларга Мусабай-Завод урта мәктәбе командасы барды. (Тренерлары: Бакусев Гаяз Зарифуллович) Бу ярышларда шәхси беренчелектә 2 нче урынны 8 нче сыйныф укучысы Нуртдинов Данир яулаган.

Бу егет спорт мәктәбендә инде кечкенәдән үк шөгыльләнә. "Районда үткән ярышларда Данир беренчелекне беркемгә дә бирми, һәм республикакүләм ярышларда да алдынгы урын алуы беренче тапкыр гына түгел.

Реклама

Язгы айларда Данир шәхси беренчелектә 3 нче урын алып кайткан иде. Әле көзге каникуллар вакытында Чаллы шәһәрендә үткән зона ярышларында 1 нче урынны алды,"- дип бүлеште безнең белән тренеры Бакусев Г.З. Мондый янып торган тренерлар булганда әллә нинди үрләр дә яулап була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X