Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай-Завод һәм Боерган авыл җирлекләре башлыклары съезддан яңа машинада кайтты

Узган атнаның җомгасында район башлыгы Васил Хаҗиев һәм 23 авыл җирлеге башлыгы Казанда «Корстон» ял комплексында үткән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең унынчы съездына бардылар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б.лар катнашты. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров күптән түгел үткән сайлауларда республикада муниципаль...

Узган атнаның җомгасында район башлыгы Васил Хаҗиев һәм 23 авыл җирлеге башлыгы Казанда «Корстон» ял комплексында үткән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең унынчы съездына бардылар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б.лар катнашты.

Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров күптән түгел үткән сайлауларда республикада муниципаль берәмлекләргә 198 яңа җитәкче килүен билгеләп үтте. Бу барлык җитәкчеләрнең 22 проценты дигән сүз, күрсәткеч начар түгел. Ләкин шул сагаерга мәҗбүр итә, үткән биш елда шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларының 50 проценты алышынды, диде ул. Совет рәисе җирлекләрдә юридик белемле белгечләрнең җитмәвен билгеләп үтте, беренче яртыеллыкта гына да җирле хакимиятнең 2 меңнән артык норматив актларын прокуратура кире каккан. Шулай ук Минсәгыйть Шакиров милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгыту мәсьәләсенә кагылды, территориядәге хәлнең торышы өчен без җаваплы, дип белдерде ул.

Съезд кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов һәр елны муниципаль берәмлекләр арасында үтә торган күргәзмә-конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Безнең районның да Мусабай-Завод һәм Боерган авыл җирлекләре башлыклары ул көнне Президент кулыннан диплом һәм «Шевроле Нива» машиналары ачкычлары алды.

Фото чыганагы : http://drogganoye.tatarstan.ru/rus/photoreports.htm/photo.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев