Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ришвәт алу, акча үзләштерү очраклары һәм арендаторларның зур бурычлары ачыкланган

Узган атнада районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында бу юнәлештәге җинаятьләрне ачуның торышына, муниципаль милектәге җир участокларын сату һәм арендага бирү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные И. Миновның сүзләренә караганда, 2014 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан коррупцион характердагы 12...

Узган атнада районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында бу юнәлештәге җинаятьләрне ачуның торышына, муниципаль милектәге җир участокларын сату һәм арендага бирү мәсьәләләренә аерым тукталдылар.

Район буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные И. Миновның сүзләренә караганда, 2014 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан коррупцион характердагы 12 җинаять ачыкланган, алар буенча 8 җинаять эше кузгатылган. Вазыйфадан файдаланып коррупция гамәле кылуның 9 очрагы билгеле булган. Алар арасында «Ленар» бакчачылык ширкәте рәисенең, район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге директорының, Түбән Суыксу авыл җирлегенең элеккеге бухгалтерының акча үзләштерүе һәм башка шундый фактлар бар. Алар буенча җинаять эшләре кузгатылып, судка җибәрелгән.

Узган ел нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, Эчке эшләр бүлеге финанс-кредит системасындагы, кулланучылар базарындагы җинаятьләрне ачу буенча эшне активлаштыруны, шулай ук вазыйфадан файдаланып эшләнгән кырын эшләрне, ришвәт алуларны, бюджет акчасын үзләштерү фактларын күздән читкә җибәрмәүне максат итеп куя.

Муниципаль милектәге җир участокларын сатудан һәм арендага бирүдән бюджетка 2013 елда 34,4 млн сум акча керсә, 2014 елда ул 43,68 млн сумга җиткән. Ләкин бюджетка кергән акча күләме артса да, кулланучыларның аренда түләүләре буенча бурычлары күп, дип белдерде район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары С. Русский. Бүгенге көнгә арендаторларның гомуми бурычы 650 мең сумнан артык. Иң зур әҗәт 322 мең сум. Әлеге арендатордан әҗәтне түләвен сорап судка дәгъва хаты бирелгән, аның буенча эш кузгатылган. Шулай ук 127 мең сум бурычлы арендаторның эше тиздән судта каралачак. 26 мең сумнан артык бурычлы предприятиегә дәгъва язылган, шуннан соң ул бурычын тулысынча түләгән. 207 мең сум бурычлы оешмадан аренда түләвен башкаруын сорап судка дәгъва хаты бирелгән. 13 февральдә ТР Арбитраж суды әҗәтне тулысынча түләргә дигән карар чыгарган, ләкин әлегә суд карары үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция