Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муниципаль хезмәттәгеләрнең дипломнарын да, тоткан акчаларын да тикшерәләр

13 ноябрьдә район хакимиятендә коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Асылгәрәев алып барды. Утырышта 2012-2014 елларга коррупциягә каршы тору буенча республика программасының районда үтәлеше, җирле үзидарә органнары хокукый актларын коррупция ихтималына тикшерү нәтиҗәләре буенча район хакимиятенең юридик бүлек башлыгы А.Гыйниятуллинаның чыгышы тыңланды....

13 ноябрьдә район хакимиятендә коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Асылгәрәев алып барды. Утырышта 2012-2014 елларга коррупциягә каршы тору буенча республика программасының районда үтәлеше, җирле үзидарә органнары хокукый актларын коррупция ихтималына тикшерү нәтиҗәләре буенча район хакимиятенең юридик бүлек башлыгы А.Гыйниятуллинаның чыгышы тыңланды. Муниципаль, дәүләт хезмәте юнәлешендәге законнарның үтәлеше турында хакимиятнең баш белгече Ә. Гарипова сөйләде. Узган елдан муниципаль, дәүләт хезмәтендәге җитәкче һәм хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларның керемнәрен генә түгел, чыгымнарын да тикшерү гамәлгә кертелде. Бу мәгълүмат район сайтында урнаштырыла. 2012 елда райондагы барлык муниципаль хезмәткәрләрнең югары белем турындагы дипломнарын тикшергәннәр. Сатып алынган дипломнар ачыкланмаган. Киләчәктә дә бу мәсьәлә аерым игътибарда булачак. Илкүләм проектлар кысаларында төзелеш программаларының үтәлеше буенча төзелеш, архитектура, яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты урынбасары И. Абзалова, район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э. Шәйдуллина «Дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм өйрәтү» программасының үтәлеше турында сөйләп үтте. Бу вазыйфада комиссия утырышында әле беренче тапкыр гына катнашкан район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Р. Гатиатуллин үзенең чыгышында әлеге комиссиянең эшен активлаштыру кирәклеген әйтте, мондый очрашулар ешрак үткәреләчәк, авыл җирлекләренә чыгу да карала. Утырышта матбугат чараларында да коррупция темасын яктырту мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев