Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенникларга биш мең сумны күчергәч, шикләнеп полициягә шалтыраткан

Узган пәнҗешәмбедә, 12 ноябрь көнне, район буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер ир-аттан хәбәр килә. Билгесез кешеләр аның кәрәзле телефонына шалтыратып, улына ярдәм итү өчен 13 мең сум акча сораганнар. Акчаны үзләре әйткән абонент номеры буенча терминалдан күчерергә кирәклеген әйткәннәр. 5 мең сумны салгач, ир кеше шикләнә башлаган. Чөнки...

Узган пәнҗешәмбедә, 12 ноябрь көнне, район буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер ир-аттан хәбәр килә. Билгесез кешеләр аның кәрәзле телефонына шалтыратып, улына ярдәм итү өчен 13 мең сум акча сораганнар. Акчаны үзләре әйткән абонент номеры буенча терминалдан күчерергә кирәклеген әйткәннәр. 5 мең сумны салгач, ир кеше шикләнә башлаган. Чөнки шалтыратучылар акчаны терминалдан гына күчерергә сораганнар, кулдан килеп алыгыз дигәч баш тартканнар. Шуннан соң ир-ат полициягә шалтыратырга булган.

Мондый очраклар хәзер көннән-көн ешрак кабатлана. Социаль мошенникларның алдауның яңадан-яңа ысулларын табуы инде яңалык түгел, хәзер алар телефонны алган кешене ышандырыр, кирегә юл калдырмас өчен ниләр генә эшләмиләр, шулкадәр оста психологка әйләнә баралар. Алдакчыларның гамәлләреннән күбрәк өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. Мошенниклар аларга акчаларын үзләре әйткән счетка күчертмичә телефоннарын куярга, балаларына шалтыратып карарга да ирек бирмиләр. Аннары, заманча техника ярдәмендә хәзер кешенең тавышын үзгәртү берни түгел. Алдакчылар моннан да бик оста файдаланалар. Ата-ана күп вакытта чыбыкның икенче башында баласы түгелдер дип шикләнеп тә карамый.
Телефон мошенниклары хәзер аеруча актив. Нигездә, акча эшләүнең мондый ысулыннан төрмәдә утыручылар файдалана. Күптән түгел генә, мәсәлән, Түбән Камада яшәүче ике кеше «юл һәлакәтенә эләккән» улларын коткарырга дип 5 мең һәм 20 мең сум акчаларын чыгарып бирә, Казанда бер пенсионер «оныгы өчен» билгесез хатын-кызның кулына 11 мең сумын тоттыра, шулай ук Казандагы икенче пенсионер «кеше бәрдергән» туганын җаваплылыктан коткару өчен подъездда билгесез ир-атка 28 мең сум акча бирә.
Мошенниклардан саклану чараларын район буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре райондашларга тагын бер кат искә төшерәләр.
Телефоннан шалтыратучы үзен сезнең улыгыз, кызыгыз яки туганыгыз дип әйтә икән, ул гына җавап бирә алырлык сорау бирегез. Элемтәдә чит кеше булса, әлбәттә, каушап калачак яки үзе үк телефонны өзәчәк. Әгәр полиция хезмәткәре дип таныштырсалар, дежур частьтан бүлектә шундый фамилияле кеше эшлиме, юкмы икәнлеген белешегез. Шуны истән чыгармагыз: туганыгыз авариягә, рәшәткә артына, больницага эләкте, аларны коткару өчен штраф, ришвәт, залог кертергә кирәк дигән хәбәрләр белән бары тик мошенниклар гына шалтырата. Полиция хезмәткәрләре дә, табиблар да болай эшләми. Телефон трубкасын куймагыз дип әйтүдән дә, янаулардан да курыкмагыз, шалтыратучылар белән каушамыйча, тыныч сөйләшегез һәм тиз арада туганнарыгыз белән элемтәгә керегез, дип кисәтәләр Эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев