Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс Сабантуенда хатын-кызлар да көрәште

Елга бер килә торган күркәм бәйрәм – Сабантуйлары Мәләкәс авылында да гөрләп узды. Биредә ул башка җирлекләрдән бераз соңрак – узган атнаның шимбәсендә үтте.

Шулай итеп, 15 июньдә мәләкәслеләр, ерак араларны якын итеп кайткан кунаклар авылның Сабантуй мәйданына җыелды. Мәйдан матур итеп милли стильдә бизәлгән, сәхнә дә ерактан бизәлеше белән үзенә җәлеп итеп тора иде. Бәйрәмне Чаллы драма театры артисты Илфат Әскәров ачып җибәрде. Сабантуй флагын узган елның көрәш батыры Станислав Адамов белән кыр батыры Михаил Калинин күтәрде. Үзләренең матур чыгышлары белән «Питрау» ансамбле сәхнә тотты.
Мәләкәс Сабантуенда шушы ук авыл егете Иван Еремеев авыл халкына зур бүләк ясады. Ул үзенең әнисе Мария Сергеевнаның туган көне уңаеннан бәйрәмгә Татарстанның hәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовны һәм татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаевны чакырган иде. Алар мәләкәслеләргә hәм килгән кунакларга үзләренең иң популяр җырларын һәм яңа хитларын башкарды. «И-и, ничек күңелле, ничек ямьле безнең бәйрәм, искитмәле! Авылыбызга мондый югары дәрәҗәле артистлар килү үзе бер горурлык», – дип тәэсирләнеп күңел ачты халык.
Сабантуй бәйрәмендә милли уеннарга зур игътибар бирелгән иде. Илфат Әскәров уеннар башлануын игълан итүгә бар кеше мәйданга ашыкты. Гадәткә әйләнгән кашык белән су ташу, авызга кашык белән йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, ластылар киеп йөгерү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү уеннарыннан тыш, яңалары да булды. Ярыш-эстафетада иң көчле кешене билгеләделәр. Ул башта машинаны тартып барды. Аннары зур тәгәрмәчне әйләндерде, шпалны сөйрәп барды. Әлеге ярыш вакытка эшләнде. Иң яхшы күрсәткечне Мәләкәс авылыннан Юрий Васильев күрсәтте. 
Мәләкәс Сабантуенда тагын бер яңалык булды – беренче тапкыр хатын-кызлар көрәше узды. Нәтиҗәдә Яңа Җирекле авылыннан Валентина Аверьянова җиңде. Аңа тәкә бүләк иттеләр. Ир-атлар көрәшендә Мәләкәстән Юрий Бояров та мондый бүләккә ия булды. Аңа шулай ук бар гомерен көрәшкә багышлаган, Иске Җирекледә яшәгән Федор Курочкинның истәлеген – үзе көрәшеп алган сөлгене тормыш иптәше Мария бүләк итте. 18 яшькә кадәрдәгеләр арасында Мәләкәстән Вадим Васильев җиңде, абсолют батыр исемен Түбән Суыксудан Радик Вороной алды.

Лидия ФӘРТДИНОВА, 
китапханә мөдире. 

Рәфкать Бильданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев