Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп отрядлары спартакиадасы

Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хокук саклау буенча «Форпост» мәктәп отрядлары әгъзалары – өлкән сыйныф укучылары арасында спартакиада үткәрделәр.

Әлеге чара Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында уздырылды.   Спартакиданың максаты үсеп килүче буында патриотизм хисләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту иде. Чараны район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннары белән берлектә яшьләр үзәгенең «Форпост» иҗтимагый тәртипне саклау оешмасы, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре оештырды. 
Спартакиадада район мәктәпләреннән 50дән артык укучы катнашты. Монда теоретик белемнәр дә тикшерелде, үсмерләр стройда йөрү һәм физик әзерлекләре буенча көчләрен сынадылар. 
Кнәз мәктәбенең «Отвага» командасы стройда йөрү буенча беренче урынны алды. Икенче урын Шилнәбаш мәктәбенең «Ночной дозор» командасына бирелде. Өченче урынны исә Бәтке мәктәбенең «Моряки» һәм Биклән мәктәбенең «Ватан» командалары бүлеште. 
Барлык төр ярышлар буенча үсмер егетләр арасында беренчелекне Эмиль Логинов, икенче урынны Айдар Сафиуллин алды. Алар икесе дә Бәтке мәктәбеннән. Өченче  урында – Кнәз мәктәбеннән Данил Әлмөхәммәтов. 
Кызлар арасында Бәтке мәктәбеннән Анастасия Ферафонтова һәм Эльвира Хәмидуллина беренче ике урынны бүлеште, өченче урынны Шилнәбаштан Татьяна Васина алды. Җиңүчеләр район Эчке эшләр бүлеге башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде. 
Эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге ярдәмчесе Елена Сединаның билгеләп үтүенчә, мондый чаралар хокук саклау органнарында эшләрдәй егет-кызларны сайларга ярдәм итә. Аеруча сәләтлеләргә уку йортларына юлламалар да бирелә. Балалары хокук саклау юнәлешен сайларга теләгән ата-аналар  37-96-54, 37-96-73 телефоннары буенча эчке эшләр бүлегенә дә мөрәҗәгать итә алалар. 

Фото Резедә Халиковадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев