Гаилә архивы
Татарстанда 2019 елның 4 ноябреннән «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт алды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивыннан фото-, фоно– һәм видеодокументлар һәм аларга аннотацияләр тапшырырга кирәк. Эшләр татар яки рус телендә кабул ителә.