Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Барыр юлында адашмас иманлы халык кына

Район мөхтәсибәте мәдәният бүлеге белән берлектә Иске Абдул мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе уздырды. Тукай районы җирлегеннән һәм Минзәләдән барлыгы 28 мөнәҗәтче килгән иде. Аларның барысын да мөхтәсибәт бүләкләде, район мәдәният бүлеге рәхмәт хатлары тапшырды. 

Мөнәҗәтләр кичәсен районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов ачты. «Мондый кичә уздыру матур традициягә әйләнде. Буыннан-буынга күчеп килгән олы хәзинәбезне – мөнәҗәтләрне яшь буынга тапшырып калдыру изге бурычыбыз. Халкыбыз изге теләкләрен, тирән хисләрен мөнәҗәтләргә салган. Мөнәҗәтнең татарча мәгънәсе – дога. Халкыбыз мөнәҗәтләрдә Аллаһның ярлыкавын – гафу итүен үтенеп сорый. Шулай ук бу дөньяда һәм Ахирәттә яхшы тормыш сорап та дога кыла. Мөнәҗәтләр әйтеп яшь буынны дога кылырга өйрәтәбез. Мөнәҗәт кичәләрендә, күпчелек вакыт, өлкән яшьтәге ханымнар, әбиләр катнаша. Шушы залда яшьләр күбрәк булса, буыннар каршындагы бурычыбызны үтәгән булыр идек. Балаларны, оныкларыбызны үзебез белән шундый кичәләргә алып килик», – дип теләкләрен белдерде. 
Мөнәҗәтләр – халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган халык иҗаты. Мөнәҗәт тыңлау күңелне нечкәртә, каткан бәгырьләрне йомшарта. Иске Байлар авылыннан килгән Ләйсинә Авзалова «Мөнәҗәтем сезгә булсын», ә Гөлфия Рәхимова «Уйланыйк» исемле мөнәҗәтләрен әйттеләр. «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган Гөлфия ханым авыл халкына дини гыйлем бирүче хөрмәтле мөгаллимә. 
Тукай районы мөхтәсибенең хатын-кызлар белән эшләү буенча ярдәмчесе Фәридә Шәрипова: «Мөнәҗәтләр – нәсыйхәт кылу, вәгазь ул. Кеше һәрвакыт үз-үзен тотышына, эш-гамәлләренә бәя биреп, рухын тәрбияләп торырга тиеш. Безнең районда тугыз белем йортында, мәктәптән тыш чара итеп, дин дәресләре – әдәп-әхлак дәресләре алып барыла. Сабыйларга кече яштән әдәп-әхлак дәресләре бирү ниятеннән «Балалар бакчасына йөрүчеләр мәчеттә кунакта» чаралары даими үткәрелә. Оныкларыбызны җитәкләп мәчетләргә, дин белән бәйле чараларга алып барыйк. Бүген, бик күп булмаса да, арабызда яшь кызларның булуы сөендерә», – диде. Калмиядән килгән мәктәп укучылары Язилә Зәйнуллина һәм Азалия Галимҗанова «Ләә иләһә илләлЛаһ – мәңге бетмәс хәзинә» мөнәҗәтен әйттеләр. Укучы кызлар башкарган мөнәҗәт кешедә булган иң кадерле байлык – иман хакында. Халык бу мөнәҗәтләрне тын да алмыйча тыңлады. Яр Чаллы сәнгать колледжында укучы Сәмәкәй кызы Ләйлә Сөләйманованы мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчесе, рус теле укытучысы Венера Ситдыйкова мөнәҗәтләр әйтергә өйрәткән. Ләйләнең мөнәҗәтләрне милли киемнән башкаруы ямь өстенә ямь булды. Ләйлә туташ: «Мөнәҗәтләрнең яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте искиткеч зур. Халкыбыз ата-ана, туганнар, күршеләр хакын хакларга тиешлегебез хакында бик күп мөнәҗәтләр чыгарган. Мөнәҗәт көйләргә яратам. Алга таба яңа мөнәҗәтләр өйрәнергә ниятлим», – дип сөендерде.
Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина: «Әби-бабайларыбыз элек-электән кайгы-хәсрәт килгәндә күңелләрендә булган әрнү-сагышны, җан иңрәвен бәетләр, мөнәҗәтләр аша башкаларга җиткергән. Күп гаиләләрдә кулдан-кулга, буыннан-буынга күчеп килә торган бәетләр, мөнәҗәтләр саклана. Алар безнең милли хәзинәбез буларак оныкларыбызга күчәргә тиеш. Мөнәҗәтләр кичәсе – үзара милли күңел хәзинәбез белән уртаклашу да ул», – дип бу кичәнең әһәмиятен ассызыклады. 
 Мөнәҗәтләр кичәсенә Минзәлә районы мөхтәсибенең хатын-кызлар белән эшләү буенча ярдәмчесе Роза Фәрхетдинова үзе белән мөнәҗәт әйтүче дүрт хатын-кызны алып килгән иде. Минзәлә кунаклары Лениза Япиева яшәү-үлем, Зөләйха Гыйләҗева изгелек кылу, Гөлфия Фәйзрахманова Аллаһтан бәла-казалардан яклавын-саклавын сорап дога кылу, Роза Фәхретдинова шәфкатьлелек хакында мөнәҗәтләр әйттеләр. 
Яңа Бүләк авыл җирлегенең Иске Теләнче авылыннан килгән Нәгыймә Садыйкова «Укы намаз» мөнәҗәте белән гыйбадәтне ихластан башкарырга кирәклегенә төшендерде. Сәмәкәйдән «Зиләйлүк» фольклор ансамбленә йөрүче Зәкия Галимҗанова, Гөлфизә Петрова, Зөһрә Ризванова Роза Хәйруллина дини-фәлсәфи темага «Диде Муса» исемле мөнәҗәтне башкарып Аллаһ ризалыгына ирешү юлларын аңлаттылар. 
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Бариев: «Район җирлегендә Ислам диненә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә ихласлык белән хезмәт итүче туташлар һәм ханымнарның күп булуы сөендерә. Мәктәп, дәүләт диннән аерылган диләр. Әмма дәүләт һәм мәктәп беркайчан да тәрбиядән аерылмады. Хәзерге вакытта балаларның эчке дөньясына төрле яклап һөҗүм бара. Балаларның рухын сәламәт итү өчен аларга дини тәрбия бирергә тиешбез. Бу эшне бердәм булып, кулга-кул тотынып башкарсак кына уңышка ирешә алырбыз. Барлык мөнәҗәтчеләрне дә район башлыгы Фаил Камаев һәм үз исемемнән бәйрәм белән котлыйм. Мөнәҗәтләр кичәсе – рухи азык бирүче чара», – дип бәйрәмнең халыкны тәрбияләүдә тоткан әһәмиятен ассызыклады. Шуңа да мөнәҗәтләр кичәсе елдан-ел киңрәк колач ала. 

Фото Венера Мансуровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев