Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Семинарлар старт алды

Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча традицион семинарлар башланды. Аның беренчесе «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Семинарлар ике атна саен бер хуҗалыкта узачак.

Билгеле булганча, быел урак катлаулы булды. Аграрийлар бар көчләрен икмәк җыюга юнәлтсәләр дә, терлекчелек тармагы да игътибарсыз калмады. Җәй айларында комплексларда төзү, реконструкцияләү эшләре барды – кышлату чорына әзерләнделәр.
«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә җәйгелектә 200 башка исәпләнгән иске торак ремонтланды. Биредә бүген бозаулар өчен 100 данә читлек урнаштырылган. Аларның өстенлеге шунда, бозаулар бер-берсе белән элемтәгә керми, бу микроблар күчүгә юл куймый. Малның тизәге җыелып тормый, рәшәткәле идән аша аска төшә. 
Бозауларның төп рационы – сөт. Аны махсус җылыткычларда тиешле температурага җиткерәләр. Аннары «сөт такси»е тарата. Сөт белән беррәттән катнашазык бирү дә каралган. 
Юу һәм киптерү бүлмәләре дә бар. Биредә кулланылган чиләкләр махсус ванналарда юыла, дезинфекцияләнә һәм киптерелә. 
Киләчәктә читлекләр санын 200гә кадәр җиткерергә планлаштыралар. Аларда бозаулар 2,5 айга кадәр асрала. Биредә тана-бозаулар гына тәрбияләнә. 
– Таналарга өстенлек бирәбез. Көтүне тулысынча яңарту максатын куйдык. Исәп шул – тәүлек эчендә 900 грамм артым алып, әлеге тана-бозауларны 14 айдан соң орлыкландыру. Акрынлап бөтен көтү нәселле терлектән генә торачак. Бөтен шартлар һәм таләпләр тәңгәл килгәндә, ике-өч елда моңа ирешеп булачак. Моның өчен ашату рационын җитди контрольдә тотарга һәм тиешенчә тәрбияләргә кирәк, – ди корпорация җитәкчесе Илдус Әхмәтов.
Корпорациядә малларның физик халәтен исәпкә алып, биш төрле ашату рационы каралган. Баланслы азык өчен барлык ингредиентлар хуҗалыкның үз складларында. Файдалы элементларга баетылган катнашазык «Колнаг» азык болгаткычы аша узып малларга таратыла. Азыкның күләме һәм авырлыгы компьютер аша контрольдә тотыла. 
Сүз уңаеннан, бүген хуҗалыкта 2055 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 926 башы – савым сыерлар. Тәүлек эчендә 11 мең тоннадан артык сөт савыла, бер шартлы башка 12 килограмм сөт туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев