Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә архивы

Татарстанда 2019 елның 4 ноябреннән «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт алды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивыннан фото-, фоно– һәм видеодокументлар һәм аларга аннотацияләр тапшырырга кирәк. Эшләр татар яки рус телендә кабул ителә. 

Конкурсны Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты (Госкомархив РТ) оештыра. Бәйге ике этапта уза: 
– 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр муниципаль этапта (муниципаль архивлар 2019 елның 27 декабрендә документлар кабул итүне туктата. 
– республика этабы (2020 елның 1 маеннан 30ына кадәр дәвам итә).
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә:
Беренче урынга – 50 мең сум;
Икенче урынга – 30 мең сум;
Өченче урынга – 20 мең сум.

Бәйгедә җиңүчеләрнең гаилә архивы документлары Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертелә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга куела. Җиңүчеләрнең документларга карата авторлык хокуклары саклана. Бәйге турында положение Дәүләт архив комитеты сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев