Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел җылыңны бүлеш

Инвалидлар декадасы якынлаша. Тукай районы авыл җирлекләрендә инвалидларга хөрмәт күрсәтү максатыннан төрле тематик чаралар узачак. 

Декадага 2 декабрь көнне Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагеренда старт биреләчәк. Биредә район җитәкчелеге инвалидлар оешмасы рәисләре һәм инвалидлар оешмасы президиумы әгъзалары белән очрашачак. Шул ук көнне Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында концерт программасы узачак. 3 декабрь көнне Круглое Поле поселогында тантаналы рәвештә Бөек Ватан Сугышы ветераннарын котлаячаклар. 5 декабрь көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада узачак. 
3-4 декабрь көннәрендә Бәтке, Круглое Поле, Кнәз, Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Теләнче Тамак, Калмаш җирлекләрендә түгәрәк өстәлләр, бушлай юридик ярдәм күрсәтү кебек очрашулар узачак. 2-11 декабрьдә укучылар өчен мәктәп территориясендә сәламәтлеге чикле булганнар белән очрашу, тематик дәресләр уздыру планлаштырылган.  2-11 декабрь көннәрендә районда «Тимурчылар отряды» эшләячәк. 4-6 декабрьдә барлык җирлекләрдә инвалид сабыйларның өенә бару оештырыла. Шулай ук инвалид сабыйлар булган гаиләләргә район Советы депутатлары да барачак. 
2-11 декабрь көннәрендә пенсия белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү, социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре, эшкә урнашу һ.б сораулар буенча кайнар линия телефоны эшләячәк. Шулай ук 1-11 декабрь көннәрендә «Изгелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында SMS ярдәмендә акча җыю ештырыла. 
Йөри алмаучы инвалидларга медицина тикшерүләрен уздыру өчен табиб бригадаларының районга чыгуы, өй җыештыру, челтәр, шкаф юу кебек көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, инвалидларны укыту, инвалид сабыйларны дельфинарийга алып бару каралган.
13 декабрьдә районкүләм «Игелек кыл» хәйрия марафоны узачак. Биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләре тәкъдим ителәчәк. 
Бүген районда 3018 инвалид яши, шуның 169ы – сабыйлар.  Аларның һәркайсы дәүләт тарафыннан гарантияле ярдәм ала. Район башлыгы Фаил Камаев декада кысаларында сәламәтлеге чикле һәр кешегә игътибар күрсәтергә чакырды. Әлеге чаралар жәмгыятьне үзләренең тормыш ихтыяҗларын үти алмаучыларга йөз белән борылырга ярдәм итәргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев