Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмир Теләнче Тамакка кайтты

Үткән ел Россия каналында – «Андрей Малахов белән туры эфир » тапшыруында якташыбыз – Казан шәһәрендә яшәүче, яман шеш белән авыручы ялгыз ана Айгөл Фазыйлова бердәнбер баласы – алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алу өчен гаилә эзләве турында белдергән иде. Айгөлнең үзе исән чагында улының киләчәк язмышын кайгыртуына бер генә кеше дә битараф калмады. Аянычлы язмышка дучар булган ханымга (ул инде вафат) Татарстаныбыз президенты Рөстәм Миннеханов та ярдәм кулы сузды. Изге күңелле кешеләр, волонтерлар һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд, туганнары Айгөлгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бүгенгесе көндә Әмир тулы, матур гаиләдә тәрбияләнә. 

«Без бит әле ирем белән икәүләшеп студентлар булып та алдык, – ди Раушания ханым. – Тәрбиягә бала алырга теләүче ата-аналар 80 сәгатькә исәпләнгән курс үтәргә тиеш икән. Башта: «Ничек кенә йөреп укып бетерербез икән. Кирәкле шөгыльме икән?» дип уйлаган идек. Баксаң, ул бик тә файдалы һәм кызыклы уку булып чыкты. Һәр атнаның якшәмбе көнендә Чаллыда «Тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе»ндә Тәлгать белән баланы дөрес итеп тәрбияләү серләренә төшендек. Тиешле курсны үтеп беткәч, педагоглар, психологлар, юристлар, табиблар һәм опека органы хезмәткәрләре аттестация үткәрделәр. Имтихан тапшыргач, кулга таныклык бирделәр. Үзем иллегә, ирем алтмышка җиткәч, җиде яшьлек Әмир исемле улыбыз булды», – ди Раушания ханым. 
Укучылар дөрес аңласын өчен, Әмирне тәрбиягә алган гаиләнең тарихын тәфсилләп сөйләү урынлы булыр. Айгөлнең әнисе – Гүзәлия. Ул – Тәлгать Фәсиховның бертуган сеңелесе. Гүзәлия ханым Нурлат районы Әхмәт авылында ире, кызы Айгөл белән әйбәт кенә яшәп ятканда, каты авырый. Гүзәлиянең сөт бизендә яман шеш булуы ачыклана. Озакламый ул үлеп китә. Тәлгать белән Рушания Гүзәлияне җирләргә баргач, Айгөл белән аның яшь ярымлык улы Әмирнең үги әти янында яши алмаслыгын аңлыйлар. Айгөлне үги әтисе үз итмәгәне көн кебек ачык була. Шунда, үзара киңәшләшеп, Гүзәлиянең кырыгын уздыргач та, Тәлгать белән Рушания Айгөлне баласы белән үзләренә – Теләнче Тамакка алып кайталар. Айгөл кибеткә эшкә чыга. Улы белән җиде ай Тәлгать белән Раушания йортында яшиләр. Бервакыт, Айгөл туганнарына үзенең каты авыртудан интегүен сөйли. Айгөлнең әнисенең бертуган апасы – Рәхилә ханым аларны Казанга, үзе янына алып китә һәм табибларга йөртә башлый. Хастаханәдә Айгөлгә куркыныч диагноз куела – сөт бизе яман шеше. 2015 нче елда аңа операция ясыйлар – сөт бизен тулысынча алалар. Айгөл биш ел буе яман авыру белән көрәшә: 21 тапкыр химиотерапия һәм нурланыш курслары үтә. Каты авыруга дучар булган инвалид ханым кечкенә баласы белән пенсия акчасына гына көн күрә. Фатирга һәм балалар бакчасына түли алмый. Әле бит кыйммәтле дарулар һәм уколлар, ашау-эчү һәм кием-салым да сатып алырга кирәк. Өстәвенә, Айгөлнең хәле көннән-көн авырлаша. Яман шеш аның үпкәсен, бавырын, умыртка сөяген, баш миен, хәтта сөякләрен кармап-урап ала. Яшәүгә өмете өзелгән Айгөл, волонтерлар ярдәмендә, улы белән «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруына бара. Бу тапшыруны карагач, Айгөл Фазыйлованың улын үз гаиләсенә алырга теләк белдерүчеләр байтак була. Хәтта чит илдән шундый хәбәр килә. 
Кайберәүләр, дөресрәге тутык күңелле кешеләр Айгөлнең туганнарын гаепләргә дә тартынмый. Янәсе, «Ни өчен Айгөл Мәскәүгә кадәр барып, Малахов тапшыруында белдерү ясаган?.. » Ә бит шушы тапшырудан соң Айгөлгә финанс ярдәме күрсәтелә – фатир һәм балалар бакчасына түләүне хөкүмәт үз өстенә ала. Авыр хәлдә калган Айгөлгә Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмгә килә. Айгөл хосписта ятканда, улы Әмирне мәктәпкә һәм спорт секциясенә йөртүне Дилбәр исемле мөслимә ханым үз өстенә ала. 
«Әмирне Теләнче Тамакка 2019 елның 25 декабрендә алып кайттык. Баланы тәрбиягә алу – бик җаваплы да, саваплы да эш. Тиешле документлар әзерләү өчен байтак вакыт кирәк. Баланы гаиләгә алган кешеләр барлык таләпләргә дә җавап бирерлек булырга тиеш. Опекуннар медицина комиссиясе уза – булачак ата-ана сау-сәламәт һәм балага тиешле тәрбия бирә алырлык кешеләр булырга тиеш. Даими эш урыны һәм гаилә бюджетының баланы тәрбияләрлек дәрәҗәдә булуы сорала. Ир белән хатын арасында үзара татулык һәм көнкүреш шартларының уңайлы булуы да исәпкә алына. Шулай, җиз иләктән узгач, Әмиребезне алып кайттык», –диләр Фәсиховлар. 
Раушания Теләнче Тамакта туып үскән. Аның әтисе Мизхәт ага – колхоз рәисе, җитештерү тармагы мөдире, «Сельхозтехника» берләшмәсендә баш инженер булып эшләгән. «Без гаиләдә дүрт кыз бала үстек. Әтинең әнисе – Мөстәбширә әбиебез яхшы тәрбия бирде. Әби теккән, бәйләгән киемнәрнең җылысын әле булса тәнемдә тоям. Әнием дә каенанасын хөрмәт итеп яшәде. Шундый рәхәт үстек – балачагыбыз бик бәхетле булды. 
Әмиргә яхшы тәрбия биреп, кеше итеп, аякка бастырганчы яшәргә язсын иде дип телибез. Үзем 34 ел инде мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкарам. Тәлгатнең дә эше җаваплы – гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы ссистемасында эшли. Ничек кенә арысаң да: «Безнең бала бар бит!» дигән уй йөгереп уза баш миеннән. Җәһәт кенә торып басасың да, йөгерә-йөгерә эшли башлыйсың. «Әмир зиһенле, тәртибе яхшы, тырыш», – дип, укытучысы Рәсилә Рәүфовна Шәрәфетдинова мактап кына тора», – ди Раушания ханым. Раушания белән Тәлгать Фәсиховлар яши торган урам кешеләре дә бу гаиләнең бар яклап та үрнәк булуын ассызыкладылар. Раушаниянең беренче ире авырып үлә һәм ул егерме сигез яшендә ике улы белән тол кала. Тәкъдиренә шулай язылган икән – ике елдан язмыш аны Тәлгать белән очраштыра һәм алар никахлашалар. «Тәлгать миһербанлы кеше. Нияз белән Илгизне чын ир-егетләр итеп тәрбияләде. Балаларым әтиләре өчен үлеп торалар. Киленнәребез: «Әти!» дип өзелеп торалар. Дүрт оныгыбыз бик тәти булып үсеп килә, Аллаһыга шөкер. Әмирне дә дөрес итеп, ирләрчә тәрбияләргә тырыша», – дип иренә сөйкемле караш ташлый Раушания. «Без режим белән яшәргә күнегәбез. Әмирдән: «Тыныч йокы, нәниләр» сәгать ничәдә була әле?» – дип сорыйм беркөнне. «Тугызда» – ди. Менә шул тапшыруны бергәләп карыйбыз да, тешләрне чистартып йокларга ятабыз, – дим. Елмаеп ризалаша. Спорт секциясенә дә бик яратып йөри. Күңеле күтәрелеп кайта», –дип сөенә Тәлгать әфәнде. Әмир – бик тыныч, мөләем бала. Хыяллары да күркәм: «Үскәч коткаручы булып эшләргә телим. Бәлки полиция хезмәткәре булырмын. Кешеләргә ярдәм итәсем, әйбәт кешеләрне начарларыннан саклыйсым-яклыйсым килә» – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты малай.
Әмир – әтиле-әниле, алтын канатлы булды. Айгөл күкләрдән улын күзәтәдер. Газиз баласы өчен рухы сөенәдер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев