Яңалыклар

Минзәләдә кунакта

Әниләр көнен үткәрү Тукай картлар һәм инвалидлар йортында соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Ә быелгысын без гадәттәгедән үзгәрәк итеп үткәрергә уйладык.

Хезмәткәрләр һәм бу йортта гомер итүчеләр Минзәләгә шушындый ук интернат-йортка кунакка бардык, андагыларга үзебезнең җыр-биюләрне, эчтәлекле шигырьләрне бүләк иттек. Минзәләлеләр һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, әниләр турында шигырьләр сөйләгәндә күпләрнең күзләре яшьләнде. Очрашу бик җылы үтте, дип хәбәр итә интернат-йортның социаль эшләр буенча белгече А.Камалова.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев