Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минсәгыйть Шакиров: «Җирле хакимият кем белән идарә итүе турында белеп торырга тиеш»

Зәй шәһәрендә узган җирле үзидарә органнарының зона семинарында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров канун булдыру тәкъдиме белән чыкты. (Җирле үзидарәләрнең мондый вәкаләтләре бар). Бүгенге көндә җир, милекне сату кебек гамәлләр җирле хакимият органнарының бернинди кагылышыннан башка уза.

Авылга кем килгән, йорт алган - җирле хакимияттәгеләр берәр хәл була калса гына белә. Ә аннары кырын гамәл кылучылар өчен дә, законсыз мигрантлар өчен дә аларга җавап бирергә туры килә. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров әлеге җәһәттән: «Җирле хакимият кем белән идарә итүе, үз биләмәләрендә нинди милек булуы турында белеп торырга тиеш», - диде һәм моны тәртипкә кертү буенча канун булу шарт. Зона семинарында җирле үзидарә вәкилләрен борчыган җир бирү тәртибе, салым түләүләре, янгын куркынычсызлыгы, санитар-экологик хәл, җир асты байлыкларыннан файдалану, авыл җирендә шәхси хуҗалыкларда халыкның активлыгын арттыру турында сүз алып барылды. Семинар эшендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, финанс, әйләнә-тирә мохитны саклау һәм экология, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Салым түләү кәгазьләре Башкортстаннан килә

Быел бар кешене аптырашта калдырып салым түләү кәгазьләре Башкортстаннан килде. Соравың туса, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең. Җитмәсә бер үк йортта яшәүче салым түләүче физик затларга кәгазьләр зур вакыт аермасы белән, ире йорттагы үз өлешенә салым түләгәннән соң, хатыны өлешенә килде. Бу да уңайсызлыклар китереп тудырды. Россия федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белгече моны тармактагы эреләү, чыгымнарны кыскарту белән аңлатты. Инспекция вәкиле сорауларны игътибарга алырга вәгъдә итте. Муниципаль реформа башланган 2006 елда җир һәм милек салымнарын туплау зур кыенлык белән барса, хәзер салымнарны җыю күрсәткечләре яхшырган. 2014 елда безнең районда милек салымы 98 процент, җир салымы 97 процент җыелган. Бу салымнар җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла.

Агымдагы елның сентябрь аенда халыкка иң якын хакимият - җирле үзидарә органнарына сайлаулар үтәчәк. Республикадагы барлык җирлекләрдә депутатлар, җирлек башлыклары, муниципаль район башлыклары сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев