Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин татарча сөйләшәм”дә чыгыш ясарга теләүчеләрнең концерты аншлаг белән узды

"Фатирник" кичәсенә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды. Казанда "Иске Рояль" кафесында узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең финалын татар яшьләре аншлаг белән тамаша кылды. "Фатирник" (квартирник сүзеннән) дип аталган бу кичәдә 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды. YouTube сайтындагы каналы...

"Фатирник" кичәсенә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды.

Казанда "Иске Рояль" кафесында узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең финалын татар яшьләре аншлаг белән тамаша кылды.

"Фатирник" (квартирник сүзеннән) дип аталган бу кичәдә 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды.

YouTube сайтындагы каналы белән танылган Булат Шәймиев "Фатирник" өчен махсус оешкан өчлек белән чыгыш ясады. Булат, Галимҗан һәм Гөлназ иң күп тавыш җыючылар арасында булмаса да, тамашачы күңелен яулый алды.

Кичәнең махсус кунагы Зәринә Вилданова иде. Ул, җанлы музыка яратучы, күп кенә тамашачыга таныш та. Зәринә "Фатирник"ка килүчеләргә үз иҗатындагы җырларын башкарды.

Кичәдә Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә туган яшь артистлар да чыгыш ясады. Марий Элда туып, хәзер Татарстанда белем алучы Айгөл Йолдыз Миңнуллина сүзләренә язылган җырны башкарды. Сүз уңаеннан, Йолдыз үзе дә биредә иде.

Рамилә Эльмир Низамов музыкасын сайлаган. Ул, чыгыш барышында Эльмир Низамовның берничә җырын башкарды. Шулай ук күптәннән аның иҗатына гашыйк булуын әйтте.

"Фатирник"ның төп оештыручысы, җынлы музыка вәкиле Рәдиф Кашапов "Татар-информ" хәбәрчесенә чараның елдан-ел халыкка якынаюын билгеләде.

"Безгә сезнең бер үк артистлар чыгыш ясый дип әйтәләр. Проблема без аларны чакырмауда түгел. Катнашучыларны табу һәм мотивацияләү авыр. Шуңа без "Фатирник" уздырырга булдык. Сабырлык белән көтсәң, аның нәтиҗәләре дә була. Өченче тапкыр уздырганда тамашачылар да, катнашучылар да күбәйгәнен күрәбез", - диде ул.

Рәдиф Кашапов сүзләренчә, бүгенге кичәдә катнашучы артистларның күбесе белән аерым концертлар да куеп була.

Өченче тапкыр уза торган "Фатирник"та зал тулы иде. Концертны басып караучылар да булды. Урыннарны алдан алып куючы тамашачыга бу ошап бетмәде, чөнки басып торучылар күренешне каплады. Арттагы рәттә утыручылар бары тик җанлы музыка концертын тыңлау белән генә чикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев