Милли стратегия дигәннән...
Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың «Татарстан-2030» дип исемләнгән социаль-икътисадый үсеш стратегиясен әзерләргә кирәк дигән тәкъдим белән җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте. Бу стратегия буенча тәкъдимнәр инде матбугат битләрендә дә шактый күренә башлады. Минем дә шушы хакта җәмәгатьчелек белән уртаклашасы килгән кайбер фикерләрем бар.
Иң элек шуннан башлыйк әле, нәрсә соң ул стратегия, аңа нинди аңлатма биреп була? Ул, гади итеп әйткәндә, алдагы елларга план һәм шуны тормышка ашыру дигән сүз. Хәтерлисезме, Советлар Союзы вакытында партиянең съездлары үтә торган иде. Ул съездлар үзләренең карарларын чыгара иде һәм алдагы бишьеллыклар шул карарларны тормышка ашыру белән уза торган иде? «Эшләр китсә план белән, ашлар пешәр пылау белән» дигән канатлы сүз дә бар иде әле ул вакытта...
Әйе. Плансыз булмый. Планны тормышка ашыруның һәр адымын исәпләгән стратегиясез дә булмый, чөнки каян кузгалып, кая барасыңны билгеләмәсәң, кирегә таба китеп баруың да бик ихтимал.
«Кыз бала, әй кыз бала!»
Әмма... Бүгенге заман өчен бик җитди бер мәсьәлә бар: халкың исән-сау булырга тиеш! Халкың булмаса, стратегия белән нишлисең? Ә халыкны саклап калу күп кешенең башына да килмәгән бик нечкә бер нәрсә белән – кыз баланы саклау белән бәйләнгән. «Малай үстерәсең икән – ир үстерәсең, кыз үстерәсең икән – милләтне үстерәсең» дигән бер гыйбарә бар. Кыз баланы саклый алмасак, без бөтен нәрсәне югалтачакбыз.
Россия демографик коллапс кичерә. Моның төп сәбәбе – кыз баланы сыра, тәмәке, интернет һәм башкалар (һәм башкаларга нәрсәләр кергәнен аңлыйсыздыр) белән яшьтән үк бозып бетерәбез дә, бала тудырырга аның сәламәтлеге калмый. Шуңа күрә хиҗап кидерепме, кидермичәме, мәктәпләрдә тәрбия процессын үзгәртепме, ныклы тәрбия бирепме, кыз баланың сәламәтлеген һәрдаим тикшереп торыпмы, экологик чиста җирләрдә яшәтепме һәм экологик чиста продуктлар ашатыпмы – ничек кенә булса да кыз баланы саклап калырга кирәк! Кыскасы, бүгенге бик чуар заманда татар халкының киләчәктә ана дигән бөек исем алачак кыз баласы исән булырга тиеш! Һәм ул исән-сау кияүгә чыгып, татар халкына күп итеп матур балалар тудырырга тиеш. Шулай булмаса, бүгенге заманда бик нык «алга киткән» Германиядәге кебек, өч гаиләгә бер бала тотып калачакбыз.
Безгә мондый «алга китү» кирәк түгел. Чөнки бу бернинди дә алга китү түгел, ә артка калу, дөресрәге, бөтенләй юкка чыгу дигән сүз. Тыныч кына яшәп яткан тугандаш Үзбәкстанның халкы бүген 33 миллионга җитте. Уйлыйсы әйберләр бар! Кыскасы, «үзбәк биюен» башкарырга туры килмәгәе безгә:
Кыз бала, әй, кыз бала,
Кыз бала, әй, кыз бала!
Мәгълүмати көрәш чорында яшибез
Шуңа күрә бүген үк һәм хәзер үк ике телдә дә бер дигән итеп яза ала торган бик гыйлемле һәм бик кыю 100 татар журналисты кирәк. Кая алар? Юк алар... Дөресрәге, алар гел булып тора. Әмма моңа чаклы аларның күбесе үз казаннарында кайнап, юкка чыга бардылар. Татарстан Хөкүмәте нишләптер гомергә алар белән кызыксынмады һәм шуңа күрә өчле-тугызлы уртакул гына урыс телендә язган җурналистлар безнең башны әйләндерепме– әйләндерә башлады.
Әйе, безгә 100 әйбәт журналист кирәк. Аларның профессиональ әзерлекләре бүгенге Максим Шевченко, Руслан Корбанов һәм совет чорындагы үзебезнең Фәрит Сәйфелмөлековлардан да ким булырга тиеш түгел.
Өчпочмак, вак бәлеш, чәкчәк брендыннан...
Дөньядагы иң алга киткән ил брендына күтәрелергә!
Бүген ниләр белән шөгыльләнергә тиешлегебезне белер өчен иртәгә безнең нинди брендларга ия булырга тиешлегебезне «искә төшерик». Кыскасы, бераз гына булса да мәгьлүм популяр кинодагы «Воспоминания о будущем» белән шөгыльләнеп алыйк әле.
Безнең милли бренд (киләчәктә):
1. Татарстан – дөньядагы иң чиста, иң матур шәһәрләре, иң матур һәм төзек авыллары, коттедж бистәләре, иң яхшы юллары булган республика! (Чаллы янындагы Кече Шилнә авылыннан ерак түгел «Маленькая страна» дигән бистәне юри генә барып карагыз әле – киләчәктә Татарстандагы тораклар әнә шундыйрак булырга тиештер).
2. Татарстан – иң яхшы, иң сыйфатлы товар җитештерә торган республика! (Икенче Япония кебегрәк).
3. Татарстан – иң яхшы, экологик яктан иң чиста авыл хуҗалыгы товарлары җитештерә торган республика! (Аның өчен һәр районда җирдә эшләргә өйрәтә торган курслар, төрле уку йортлары ачарга кирәктер – умартачылык, теплицалар, трактор, комбайннар йөртү, иген үстерү, куян, мал үрчетү, сөтчелек һ.б. буенча)
4. Татарстан – медицина казанышлары буенча Америка, Европа, Израильдән дә ким булмаган биеклекләргә ирешкән республика!
5. Татарстан – анда яшәгән башка халыкларга иң дустанә мөнәсәбәтле татар халкы яшәгән республика!
6. Татарлар – фәндә, фәлсәфәдә, әдәбиятта, кинода, театрда, эстрадада, музыкада, медицинада иң бөек казанышларга ирешкән халык!
7. Татарлар бөтенесе дә саф татарча һәм кирәк булганда берничә телдә сөйләшәләр!
Киләчәк – ул бүген дигән сүз. Урамга йөгереп чыгыйк та, эшли башлыйк. «Башланган эш – беткән эш» дигән безнең бабайлар.
Думада үзебезне һәм телебезне яклый ала торган берәр партия кирәк. Туган телне яклый торган җәмәгать оешмаларын да булдырырга вакыт
Дөресен генә әйткәндә, татар халкы моңа чаклы сәясәткә катнашмады. Безнең төп сәясәт... сәясәттән курку иде. Бу «куркудан туктамыйча» булмый. Чөнки, язгы кар кебек, бер урында эреп юкка чыгарга мөмкинбез, шундый заманда яшибез.
Тәртәләрне борып куярга вакыт җитте.
Хәзер үзеннән-үзе сораулар туа башлады. Стратегияне кабул иттек, ди. Бик әйбәт. Аны кем башкарып чыга соң? Конгресс? Бик әйбәт. Ләкин алар гына бик аз бит. Бәлки хөкүмәттер? Әмма хөкүмәтнең башын Дәүләт Советына кереп утырган депутатлар кире якка бора башласалар? Димәк, Татарстанда бу эшләрне башкарыр өчен көчле бер сәяси хәрәкәт сорала түгелме соң?
Аннары... Нигә без зур сәясәттән читтә торабыз? Рәсәй күләмендәгесеннән диюем? Дума Жириновскийның һәм башкаларның бәрәңге бакчасы түгел бит ул? Нигә без шул хәтле пассив? Нигә без үзебезнең язмышны Россиягә бөтенләй катнашы булмаган кешеләргә чишәргә юл куябыз? Татарлар арасыннан бөтенрәсәйкүләм сәясәтчеләр чыгарырга вакыт. Бәлки аның өчен бөтенрәсәйкүләм партия төзергә буладыр? Булмыймыни? Булмаса... Булдырырга кирәк. «Елый белеп еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга» ди безнең халык!
Төрки дәүләтләр һәм төрки халыклар белән рухи-мәдәни берлек
Бу юнәлештә аз гына селкенеп алсак та, без тик басып торганда гына да 5 миллионнан 200 миллионга әйләнәчәкбез һәм бу көч белән дөньяда санлаша да башлаячаклар. Селкеник бераз, табигать биргән шушы байлыктан (төрки телләрдән) баш тартып ятмыйк! Мәдәни яктан да, менталитетыбыз белән дә без төрки халыклар бер-беребезгә бик якын торабыз, чөнки барыбызны да шушы бер ана теле – төрки тел тәрбияли. Генетик яктан да без укмашып беткәнбез – һәрбер татар кешесендә башкорт, казах, нугай, каракалпак, кыргыз, азәрбәйҗан, карачай, балкар, кумык, хаккас утыра һәм, киресенчә, һәрбер казахта, кыргызда һ.б. халыкта татар утыра. Татар белән кыргыздан чыккан Чыңгыз Айтматовлар, Динмөхәммәт Кунаевлар тарихы гайре табигый хәл түгел, ул гомергә шулай булган.
Бер-беребезнең мәдәниятен өйрәник һәм бер-беребезне күтәрик! Шулай һәрбер халыкның үз мәдәнияте дә күтәрелер. Төрки халыклар белән безнең 60-65 процент сүзләребез туры килә. Җыелышып төркиләр өчен гомуми латин алфавитын кабул итәргә кирәктер һәм сүзләрнең язылышларын бер-беребезгә якынайтырга кирәктер. Чөнки бер үк сүзне башкорт бер төрле, казах бер төрле, татар бер төрле, үзбәк бер төрле яза, ә сөйләшкәндә алар бер үк төрле ишетелә.
Кыскасы, бабайлардан калган акыл: эшләсәң булдыра алмый торган нәрсә юк!
Рафис Сәлимҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев