Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милек салымы: яңача исәпләү чорына кердек

2015 елның 1 гыйнварыннан милеккә салымны яңача исәпләү чоры башланды. Хәзер салым суммасы түбәнрәк итеп куелган инвентаризация бәясеннән түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Һәм бу яңача исәпләнгән беренче салымны милек хуҗаларына 2016 елның 1 октябренә кадәр түләргә кирәк булачак. Кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә...

Милекнең кадастр бәясен кабат билгеләтү өчен Казанга ТР буенча Росреестр идарәсендә эшләүче комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк

«Куелган кадастр бәясе белән килешмәсәгез, аны «Бәяләү эшчәнлеге турында»гы законга нигезләнеп, кабаттан билгеләтергә мөмкин булачак», - дип ачыклык кертеп үтте Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Реваль Шәмсетдинов район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында. Субъектларда кадастр бәяләве белән шөгыльләнүче дәүләт органы бәхәсле очраклар килеп чыкканда кадастр бәясен кабат карау өчен махсус комиссияләр төзи. «Бүгенге көндә мондый комиссия Казанда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә эшли. Кадастр бәясен кабат билгеләтергә теләгән тукайлылар шунда мөрәҗәгать итә ала», - дип аңлатма бирделәр безгә район кадастр палатасында. Комиссияләрнең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны, элемтә өчен телефон номерларын ТР буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтыннан кереп карарга мөмкин. Ә инде салым түләүче әлеге комиссиянең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләреннән дә канәгать булмаса, ул карарны кабат карауларын сорап арбитраж судка мөрәҗәгать итә ала.
Комиссия яки суд кадастр бәясен түбәнрәк дип тапкан очракта, салым түләүче бәяне яңадан карауны сорап гариза биргән көннән башлап салым суммасын кабат исәпләттерә ала.
Шуңа күрә, бәхәсле хәлләр килеп чыкмасын өчен, салым түләүчеләрнең алдан ук милек объектларының кадастр бәясен белеп торуы яхшы. Ә аны Росреестр сайтыннан, объектның кадастр паспортыннан һәм Кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән белеп була.

Салым күләме берничә мәртәбә арта

Милек салымын түләү турындагы законга үзгәрешләр узган елның октябрь аенда кертелгән иде. Аның кысаларында без хәзер торак йорт, фатир, бүлмә, гараж һәм машина кую урыннары, мунчалар, бакча йортлары, берничә бинаны берләштергән комплекс кебек күчемсез милекләргә өстәп, төзелеп бетмәгән объектларга да салым түли башларга тиеш булабыз. Реваль Шәмсетдинов атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында милек салымының нинди формулага нигезләнеп исәпләнәчәге, ставкалар, ташламалар хакында да сөйләде. Бу турыда тагын бер кат газета укучыларның да исенә төшереп үтү комачауламас, мөгаен.
Күчемсез милек объектының төренә карап, аларга салым вычетлары каралган. Ягъни фатирларның гомуми мәйданының 20 квадрат метрыннан, бүлмәләрнең - 10, торак йортларның һәм дачаларның 50 квадрат метрыннан салым алынмый. Берләштерелгән комплекслардан кадастр бәясе 1 млн сумга киметелә. Муниципаль берәмлекләр салым вычетларының күләмен арттырырга хокуклы.
Салым кодексында салым ставкалары түбәндәгечә билгеләнә. Шәхси ярдәмчел хуҗалык җирләрендә, торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җирдә урнашкан, мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган хуҗалык объектлары өчен - 0,1 процент, фатирлар, бүлмәләр өчен - 0,2 процент, торак йортлар, гаражлар, машина кую урыннары, дача йортлары, берләштерелгән комплекслар өчен - 0,3 процент, бәясе 300 млн сумнан югары булган объектлар өчен 2 процент. Ставкаларны муниципаль берәмлекләр шулай ук нульгә кадәр киметергә яки күп дигәндә өч тапкырга арттырырга хокуклы.
Салым күләме кинәт бик күпкә артмасын өчен, аны һәр ел саен 20 процентка күтәрә барып, 2020 елда гына тулысынча түләтү күздә тотыла. Моңа кадәр инвентаризация бәясеннән түләнгән салым белән чагыштырганда 2020 елда акчаны берничә мәртәбә күбрәк чыгарасы була. Элегрәк төзелгән, инвентаризация бәясе түбән куелган торакларда аерма аеруча зур булачак.

Кадастр бәясеннән салым нинди формула белән исәпләнәчәк соң?

Аңа конкрет мисаллар китереп аңлатты салым инспекциясе вәкиле. Мәсәлән, 1994 елда төзелгән 71,6 квадрат метрлы фатирның кадастр бәясе 993108 сум дип билгеләнгән. Бер квадрат метрга 13870 сум туры килә. 20 квадрат метр чигерелгәч, салым алынырга тиешле 51,6 квадрат метр кала. Ягъни салым 715703 сумнан алына. Аны фатирлар өчен билгеләнгән 0,2 процент ставкага тапкырлагач 1431 сум, ягъни 2020 елда түлисе тулы сумма чыга. Ә аңа кадәр, һәр ел саен 20 процентка арту белән бәйле рәвештә, 2016 елда - 529, 2017дә - 755, 2018дә - 980, 2019да 1206 сум түләргә туры киләчәк. 2020 елдан соң һәр ел саен 1431 сум булып дәвам итәчәк. Законга үзгәрешләр кергәнче бу фатир хуҗасы инвентаризация бәясеннән елына 304 сум гына салым түләп килгән. Салым суммасы, шулай итеп, 4,7 тапкырга арта дигән сүз.
Тагын бер мисал. 2011 елда төзелгән 174,8 квадрат метрлы торак йортның кадастр бәясе 3667000 сум дип билгеләнгән. Бер квадрат метрга 20983 сум туры килә. 50 квадрат метрны чигерәбез. Калган 124,8 квадрат метрны 20983 сумга тапкырлап, 2618000 сум күләмендә салым базасын чыгарабыз. Аны торак йортлар өчен билгеләнгән 0,3 процент ставкага тапкырлыйбыз. 2020 елга 7856 сум салым килеп чыга. 2016 елда бу хуҗага йорты өчен - 3755, 2017дә - 4780, 2018дә - 5806, 2019 елда 6831 сум салым түлисе була. Инвентаризация бәясеннән билгеләнгән салым 2730 сум булган, салым күләме элеккегә караганда 3 тапкырга диярлек арта.

Ташламалар саклана, ләкин бер объектка гына

Ташламаларга килгәндә, алар сакланачак. Пенсионерлар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чернобыльчеләр һәм башка шундый категория гражданнар элек нинди ташлама алсалар, хәзер дә шулай дәвам итәчәк. Ләкин үз исемендә берничә объекты булган салым түләүчегә бер генә милеккә ташлама бирелә. Ул аны үзе сайлап ала һәм инспекциягә хәбәр итә. Милек объектының кадастр бәясе 300 млн сумнан артканда, ташлама ясалмый.

Җир салымында үзгәрешләр юк

Язманы басмага әзерләгәндә, газета укучыбыздан редакциягә җир салымы буенча үзгәрешләр буламы дигән сорау керде. «Үзгәрешләр бу төр салымга кагылмый. Ул элек ничек кадастр бәясеннән алынган булса, хәзер дә шулай дәвам итәчәк», - дип җавап бирделәр безгә Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милек салымы салым инспекциясе

2
X