Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать урыннарында эчеп тәртип бозучылар кимеде

Авылларда үткәрелә торган мәдәни чараларда хокук тәртибен саклаучы район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай дип белдерә. Яңа ел ялларында, мәсәлән, узган ел 22 исерек кеше тоткарланса, быел шундый 14 очрак теркәлгән. Бу турыда хакимияттә үткән киңәшмәдә район ЭЭБ башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин белдерде.

Районда бүген 40 меңләп кеше рәсми рәвештә теркәлгән булса, ялларда һәм бәйрәмнәрдә аларның саны күпкә арта. Шуның өстенә, без - шәһәр яны районы. Шулай булуга карамастан, соңгы елларда, чыннан да, исерткеч эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында йөрүчеләр саны кимегән.

Хокук саклаучының чыгышын тыңлаганнан соң, район башлыгы Васил Хаҗиев Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселогы, Биклән кебек эре пунктларда бу хәлнең торышы турында авыл җирлекләре башлыкларыннан сорады. Җитәкчеләрнең барысы да аракы белән мавыгучыларның кимүен раслады.

Башка төр хокук бозуларга килгәндә, район ЭЭБ башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин Яңа ел каникуллары вакытында вак хулиганлыкның 4 очрагы, әти-әниләрнең балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәвенең - 3, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуның - 7, миграция турындагы законнарны бозуның - 4, алкоголь продукциясен законсыз сатуның 1 очрагы исәпкә алынуын билгеләп үтте. Бу чорда бүлекнең дежур частена 110 хәбәр кергән. Алар арасында урлау, янгын фактлары турындагылары бар. Күпчелек хәбәр гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләренә кагыла, шуларның 6сы кыйнау белән бәйле.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында 278 административ беркетмә төзелгән, узган ел бу чорда 280 булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев