Мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтәчәкләр
24 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимдагы чираттагы киңәшмәне үткәрде. Сыйфатка хилафлык китергән подрядчыларны алмаштырырга, мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтергә кирәк, диде ул мәгариф учреждениеләрендәге капиталь ремонт программасының барышы уңаеннан. Директорлар, мәктәп хуҗалары буларак, төзекләндерү эшләрендәге төп таләпләрдән хәбәрдар булырга, сыйфатка күзәтчелек итәргә тиеш. Моңа ирешү өчен, директорларны махсус укытырга...
24 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимдагы чираттагы киңәшмәне үткәрде. Сыйфатка хилафлык китергән подрядчыларны алмаштырырга, мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтергә кирәк, диде ул мәгариф учреждениеләрендәге капиталь ремонт программасының барышы уңаеннан. Директорлар, мәктәп хуҗалары буларак, төзекләндерү эшләрендәге төп таләпләрдән хәбәрдар булырга, сыйфатка күзәтчелек итәргә тиеш. Моңа ирешү өчен, директорларны махсус укытырга кирәк. Бүгенге көндә капиталь ремонт үткәрелә торган мәктәпләрдә узган тикшерүләр сыйфат буенча шактый җитешсезлекләр булуын күрсәткән. Аларны бетерү бурычы куелды. Министрлар, республика җитәкчелегендәге башка җаваплы затлар, муниципаль район башлыклары катнашында узган бу киңәшмәдә торак йортларда капиталь ремонт, "Чиста су", ФАПлар төзү, ике контурлы җылыту казаннарын урнаштыру программаларының барышы, күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев