Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Узган атнаның җомгасында район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлеше Новотроицкое мәктәбендә узды. Анда районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде. Мөгаллимнәргә әлеге тантаналы чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев котлау сүзләрен җиткерделәр.

- Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе. Сез иң күркәм затлар, чөнки сез балаларга белем дә, шул ук вакытта тәрбия дә бирәсез, аларның күңеленә шәфкатьлелек орлыклары саласыз, яшь буынның киләчәгенә юл ачасыз. Шуның белән илгә лаеклы шәхесләр тәрбиялисез, - диде Рамил Исаев үзенең тәбрикләү сүзендә. Ул район педагоглар коллективының югары квалификацияле булуын билгеләп үтте. Алар арасында ТР халык мәгарифенең ундүрт мактаулы хезмәткәре һәм уннан артык халык мәгарифе отличнигы бар, диде ул.

Район мөгаллимнәре һөнәри осталык конкурсларында актив катнашып, җиңүләр яулап киләләр, инновацион эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, сәләтле балалар белән бик уңышлы эшлиләр. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарында һәм дәүләт йомгаклау аттестацияләрендә лаеклы нәтиҗәләргә ирешәләр, ә бу, үз чиратында, аларга дәрәҗәле уку йортларына керергә мөмкинлек бирә.

Эшләрендә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр бәйрәмдә аерым бәяләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.

Кнәз мәктәбенең биология укытучысы Любовь Ерхова, район мәгариф идарәсе методисты Эльмира Вагыйзова, Мәләкәснең «Тамчыкай» балалар бакчасы мөдире Алефтина Кадыйрова РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Реклама

Кнәз, Иске Дөреш һәм Мусабай-Завод мәктәпләре директорлары Люция Сәләховага, Илшат Харисовка һәм Николай Марсаловка, Круглое Поленың «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире Венера Сафинага, Боерганның «Кызыл калфак» балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамиловага район башлыгының һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кунакларга Новотроицкое мәктәбе укучылары һәм авылның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Коллективларда да бу көннәрдә бәйрәмнәр узды, аларда шулай ук иң яхшы укытучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия булды.

Шимбә көнне исә, 4 октябрьдә, район белем һәм тәрбия бирү тармагының иң алдынгы 31 хезмәткәре Казанда республика күләмендә узган тантанада катнаштылар. Аларны Премьер-министр Илдар Халиков котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне

2
X