Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчет яңа төс алды

«Якты юл» газетасы редакциясенә Казаклар авылы мәчетенең имамы Зәки Ризатдиновтан сөенечле хәбәр килде: «Быел Аллаһ йортыбыз яңа төсмер алды – тәрәзәләр алмаштырылды, бинаның тышкы ягын буядык. Бу игелекле эшнең башында торган район башлыгы Фаил Камаевка, эшне башкарып чыккан ПО "Пластик"ка авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Саваплы гамәл кылдыгыз! Шундый изге эшләр кылучылар турында Пәйгәмбәребез үзенең бер хәдисендә: «Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр хәзер үк яки соңрак барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк», – дигән». 

Мәчет 2000 елда төзелгән. Шул вакыт эчендә тәрәзәләре тузган, алардан су үтә, җил өрә, бинаның ышыгы калмаган иде. Авыл имамы Зәки Ризатдинов район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә уйлый.
– Район башлыгы йомышымны кире какмады, ярдәм итәргә ышандырды. Ике атналап вакыт үтүгә вәгъдәсе чынга ашты. Танылган иганәче ПО "Пластик" биш тәрәзәне алмаштырырга акча бирде. Эшчеләр дә эшне тиз тотты, – дип сөйләде Зәки Ризатдинов.
Антон Комлев җитәкләгән ПО "Пластик" предприятиесе тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә. Ул райондагы социль объектларны төзекләндерү эшенә үз өлешен кертә, ә чиркәү, мәчеткә ярдәм итү кебек игелекле эшләр – беренче чиратта. «Йөрәк шулай эшләргә куша», – ди бу җәһәттән Антон Павлович үзе. 
Тәрәзәләр яңартылгач, Казаклар халкы үзләре дә бинаны яңартуга өлеш керткән. Теләнче Тамак авыл җирлеге бюджетыннан бирелгән акчага сатып алынган буяулар белән мәчетнең тышкы ягын буяганнар. Сәдакадан кергән акчага бинага керү урынын төзекләндергәннәр, кечкенә веранда ясаганнар. «Аллаһка шөкер, изге күңелле авыл халкы мәчетне һәрвакыт кайгырта. Зират чистартканда да каршы килгәннәре юк», – ди имам. 
Бүген Аллаһ йортына авылның олысы да, кечесе дә йөри. Гәет һәм җомга көннәрендә мәчет халык белән тула. Октябрь аенда хатын-кызлар өчен укулар башланган. Дин дәресләрендә алар гарәп хәрефләрен танырга, намаз уку тәртибенә өйрәнәләр.
– Хәзер район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм тоеп яшибез. Бу безгә көч бирә. Киләчәктә мәчеткә су кертү, тәһарәт алу урыны ясау, манараның иске пыялаларын алмаштыру теләгебез бар. Янәшәдә ярдәм кулы сузарга әзер булганнар барында хыяллар һичшиксез тормышка ашачак, – ди Зәки Ризатдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев