Яңалыклар

Маршировка конкурсының җиңүчесе билгеле

Районыбызда югары сыйныф укучылары гына түгел, урта сыйныф укучылары да маршировка ясый һәм речевка әйтә белә. Моны алар сафка тезелеп җыр башкаруда дәлилләп күрсәттеләр.

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында VII-VIII сыйныф укучылары арасында тезелеп җыр башкару конкурсының финалы узды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Финалда зона сайлап алу турларында җиңүче булган Теләнче Тамак, Яңа поселогы, Бәтке, Шилнәбаш мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар конкурска җитди әзерлек алып барганнар, күнекмәләргә һәм репетицияләргә бик күп вакыт сарыф иткәннәр.

Жюри әгъзалары - запастагы майор Рәиф Солтанов, чакырылыш бүлеге башлыгы, Тукай районының сугышчы-интернационалистлар иҗтимагый оешмасының вәкиле Фәнис Хаҗиев - командирның командаларын, саф алымнарын, җыр башкаруларын һәм хәрби формаларын бәяләделәр. Беренче урынны Бәтке мәктәбе командасы яулап алды. Икенче урында - Шилнәбаш мәктәбе командасы, өченче урында - Теләнче Тамак мәктәбе командасы калды, дип хәбәр иттеләр безгә район мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев