Җәлил исемен илебез халкы мәңге горурлык белән искә алыр
Яңа поселогының китапханәсендә 2 «А» сыйныф җитәкчесе Фәридә Насыйрова белән берлектә, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган, матур чара үткәрдек. Чарага килгән балалар тиз арада тәкъдим ителгән кроссворд сорауларына җаваплар таптылар, Муса Җәлил иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Балалар бик тә кызыксынып, шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына багышланган презентацияне карадылар. Соңыннан...
Яңа поселогының китапханәсендә 2 «А» сыйныф җитәкчесе Фәридә Насыйрова белән берлектә, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган, матур чара үткәрдек. Чарага килгән балалар тиз арада тәкъдим ителгән кроссворд сорауларына җаваплар таптылар, Муса Җәлил иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Балалар бик тә кызыксынып, шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына багышланган презентацияне карадылар. Соңыннан исә без «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы турында сүз алып бардык, андагы шигырьләр белән таныштык. «Ана бәйрәме» дигән шигырьне сәхнәләштереп тә күрсәттек. Балалар үтә дә игътибар биреп аны тыңладылар, кызыксынып карап утырдылар. Сабыйларга «Мине аңлап кара» дип аталган уен бигрәк тә ошады. Бары тик мимика-хәрәкәтләр ярдәме белән генә балалар Җәлил язган шигырьләр геройларын танып алырга тиеш иде. Әйтергә кирәк, балалар бер дә аптырап калмадылар, бөтен геройларны танып-белеп бардылар. Сабыйлар укытучылары Фәридә Рәшит кызы белән бергәлектә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, Муса Җәлил турында тагын да күбрәк мәгълүмат белә алдылар, дип хәбәр итә безгә Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев