Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә сайлаулар гөрли

Күзкәй авыл җирлегенең 2645нче номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00дә үз эшен башлап җибәрде. Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Шәйхуллина иң беренче булып сайлауга килгән тукайлыларны тәбрикләп үтте. Аларның иртәнге сәгатьләрдән үк активлык күрсәтүләренә рәхмәтен белдерде: "Гражданлык хокукларыгызны үтәп, сайлауларга килүегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән Татарстан Республикасы...

Күзкәй авыл җирлегенең 2645нче номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00дә үз эшен башлап җибәрде.

Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Шәйхуллина иң беренче булып сайлауга килгән тукайлыларны тәбрикләп үтте. Аларның иртәнге сәгатьләрдән үк активлык күрсәтүләренә рәхмәтен белдерде: "Гражданлык хокукларыгызны үтәп, сайлауларга килүегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарсан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашабыз. Без шушы рәвешле киләчәгебез өчен үз тавышыбызны бирәбез. Әйдәгез, актив рәвештә, тыныч, имин шартларда башкарып чыгарга язсын дип, 2645нче участок сайлау комиссиясе эшен ачык дип игълан итәм", диде ул үз чыгышында.

Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына иң беренче булып, иртәнге эш хәерле була дип, гомер буе колхозда сыер сауган Роза Ситдыйкова белән аның замандашы Нәҗибә Нуриәхмәтова килделәр. Алар, ил-көннәр тыныч булсын, пенсияләребезне вакытында биреп торалар, балаларга исәнлек телибез, дип, үз тавышларын бирделәр. Комиссия рәисее Гөлнур Шәйхуллина икесенә дә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иске Байлар авылыннан беренче тапкыр сайлауга килгән Ләйсән Хамматова үзе Чаллыда, медицина көллиятендә укый. Ул : "Авыл яшьләренә игътибар күбрәк булсын иде. Районыбызның киләчәген матур һәм өметле итеп күрәм. Президеныбыз яшьләрнең ышанычын аклар дигән теләктә калам", дип үз фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев