Күзкәйдә экологик очрашу узды
Шушы көннәрдә Күзкәй авылының китапханәсендә «Экология - табигатьне саклауга юл» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чарага эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллина чакырулы иде. Җыелган бакча балаларына, мәктәп укучыларына кунагыбыз республикада, туган авылыбызда булган экологик проблемалар турында сөйләде. Балалар исә, үз чиратларында, белгечкә табигатьне саклау, аны нинди махсус юллар белән яклап була,...
Шушы көннәрдә Күзкәй авылының китапханәсендә «Экология - табигатьне саклауга юл» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чарага эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллина чакырулы иде. Җыелган бакча балаларына, мәктәп укучыларына кунагыбыз республикада, туган авылыбызда булган экологик проблемалар турында сөйләде. Балалар исә, үз чиратларында, белгечкә табигатьне саклау, аны нинди махсус юллар белән яклап була, бүгенге көндә нинди проблемалар актуаль санала - һәм башка шундый сораулар бирделәр. Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә үтте, дип яза Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев