Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй авылында ирекле янгын сүндерү дружиналары белән берлектә каралты-куралар тикшерелде

Көз-кыш айларында янгын чыгу куркынычы арта. Шул вакытта янгыннарда һәлак булучылар, зыян күрүчеләр саны күбәя. Статистика күрсәткәнчә, күп очракта янгын торак йортларда килеп чыга, аның сәбәпләре дә шул бер үк - электр челтәрләренең төзек булмавы, коммуникациянең искелеге, игътибарсызлык аркасында сүндерергә онытылган электр приборлары, мич җиһазларының эксплуатациясендә кагыйдәләрне үтәмәү. Бу көннәрдә...

Алда каты суыклар көтелә, шунлыктан барча кеше гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсен иде. Янгын сүндерүчеләр һәлакәт булдырмас өчен түбәндәге профилактик чаралар үткәрергә кирәклеген искәртте:

  • электр чыбыкларын ремонтлап торырга, розеткаларны даими тикшерергә;
  • җылыту электр приборларын, газ плитәләрен өйдәге җиһазлардан һәм челтәр-шторалардан ерак урнаштырырга кирәк. Шулай ук приборларны махсус янмый торган аслык өстенә урнаштыру шарт;

  • электрлы приборларны бер челтәргә кушып кабызмагыз. Бу югары куәтлелеккә китерә, электр чылбырлары тиз арада янып китәргә ихтимал;

  • үзегез ясаган электрлы җылыткыч приборларны кулланмагыз;

  • өйдән чыгып китәр алдыннан газ плитәсенең һәм барлык электр җиһазларының сүнгән булуын карагыз;

  • җылыта торган мичләрнең төзеклеген тикшереп торыгыз;

  • мичтәге төтен юлларын корымнан чистартыгыз;

  • мичтәге ярыкларны, чатнаган урыннарны комлы-балчыклы катнашма белән сылап чыгыгыз, штукатурлагыз, агартыгыз;

  • җылыткыч мичне каты кыздырырга ярамаганлыгын онытмагыз;

  • җылыткыч мичләрне тиз кабынып китүчән махсус сыекчалар белән кабызырга ярамый;

  • бигрәк тә кечкенә балаларга карата игътибарлы булыгыз, аларны караучысыз калдырмагыз.

Әлеге тикшерү чарасы барышында күзкәйлеләргә махсус аңлатма кәгазьләр таратылды, янгын чыга калса, нинди эшләр башкарырга кирәклеге әйтелде, гражданнарның сорауларына җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев