Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпфатирлы йорт – Круглое Поледа, күпфункцияле үзәк Ташкичүдә төзеләчәк

2015 ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Бүген һәр тармак хезмәтчәннәре үз эшләренә нәтиҗә ясый. Соңгы елларда районның төзелеш өлкәсе дә шактый зур үзгәрешләр кичерә. Шәхси йортлар төзү буенча һәр ел саен планны икешәр тапкырга кадәр арттыру турында газета битләрендә һәрдаим кабатлап торабыз. Инде дистә еллар буе тукталып торган эшкә...

Шәхси йортлар төзелеше елдан-ел арта

Бу аңлашыла да. Чөнки шәһәр яны районы саналабыз. Мөмкинлеге булган шәһәр халкы да, райондашлар да үз участогы булган йортларда яшәүне кулай күрә. Соңгы ике ел күрсәткечләренә күз салсак, 2014тә 478 шәхси йорт куллануга тапшырылган иде. Бу гомуми пландагы 36 мең квадрат метр урынына 62 мең квадрат метр дигән сүз. Узып баручы елда исә район авылларында 627 яңа йорт төзелде. Бу барлыгы 81 мең квадрат метр мәйдан. Ә план буенча район 52 мең квадрат метр мондый торак төзергә тиеш иде. Киләсе 2016 елга исә шулай ук 52 мең квадрат метр шәхси торак төзү максат итеп куела.

Күпфатирлы йортлар да төзибез

Күпфатирлы йорт быел «Татарстан» совхозы поселогында төзелә. Бәхетле хуҗалар яңа фатирларыннан ачкычларны бүген ала. Бу бер, ике һәм өчәр бүлмәле 29 фатирны үз эченә алган өч катлы йорт. Йорт салуны үз эшләренең осталары - Яр Чаллының «Домкор Строй» оешмасы алып барды. Биредән 9 фатир гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы кысаларында бирелә. Болар - «Татарстан» совхозы поселогының үзендә баракларда яшәүчеләр. Шулай итеп, районда халыкны тузган тораклардан күчерү буенча эш тулысынча тәмамлана. Яңа йорттан 13 фатир ятим балаларга бирелә. 7 фатирга исә социаль ипотека программасында чиратта торучылар керә.

Киләсе елга шулай ук 29 фатирлы тагын бер яңа йортны Круглое Поле поселогында күтәрү ниятләнә. Биредәге фатирлар ятим балаларның яшәү шартларын яхшырту һәм социаль ипотека программалары кысаларында бүленәчәк.

Беренче балалар бакчасы төзелде

Республика программасы кысаларында районда быел беренче яңа бакча калкып чыкты. Барлык шартлары булган 80 урынлык бинага быел Сосновый Бор поселогы нәниләре аяк басты. Бу төзелеш республика бюджетына 55,3 млн сумга төште. Шуңа өстәп, Шилнәбаштагы балалар бакчасында өстәмә төркем ачылды.

Чираттагы яңа клуб Ташкичүдә булачак

Соңгы вакытта һәр ел саен бер авылда яңа клуб төзелә. Быел яңа мәдәният үзәге ачылу тантанасы Комсомолец поселогында үтте. Объектны финанслау күләме 11 млн сум. Бу программадан кече авыллар да читтә калмый. Шуны исбатлап, киләсе елга Ташкичүдә 50 урынлык клуб сафка басар дип көтелә.

Парк һәм скверлар, спорт мәйданчыклары төзелүне дә райондашлар бик сөенеп кабул итте

Узып баручы елда яңа парк Круглое Поле поселогында төзелде. Барлык эшләр 9 млн сумга төште. Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында яңа спорт мәйданчыклары эшли башлады. План буенча, киләсе елга Күзкәй һәм Биклән авылларында һәрберсе 2шәр млн сумлык ике спорт мәйданчыгы сафка басарга тиеш.

Биналарны капиталь ремонтлау дәвам итә

Быел Кече Шилнә һәм Шилнәбаш мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Киләсе елга Новотроицкое һәм Калмаш мәктәпләре тулысынча ремонтланачак. Ике мәктәпкә барлыгы 31,2 млн сум акча бүленәчәк. Түбән Суыксуда мәдәният йортында төзекләндерү үткәрелде. Киләсе елга Кнәз мәдәният йорты яңартылыр дип көтелә. Күпфатирлы йортларның быел 13е яңа йөз алды. 2016 елда йортларга капиталь ремонт ясау өчен 26,7 млн акча бүленә.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү һәм ремонтлау

Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту программасы кысаларында Круглое Поледа яңа ФАП куелды. Ун авылда медпунктларга 100әр мең сумлык ремонт ясалды. 2016 елда ике ФАП ремонтланачак, Аулаш авылында яңасы төзеләчәк.

Урам утларын тәртипкә китерү

Әлеге максатка районга 5 млн сум акча бүленде. 232 яңа яктырткыч, 20 щит җайланмасы куелды, 5,8 км челтәр яңартылды. Киләсе елга 18 авылга 286 яктырткыч, 14 щит куелачак, 11,4 км электр челтәре яңага алыштырылачак.

Авылларны чиста су белән тәэмин итү

Су челтәрләрен реконструкцияләү 2015 елда Күзкәй авылында барды. Эшләр 18 млн сумга төште. Киләсе елга шулай ук Күзкәй һәм Суровкада су челтәрләре яңартылачак. Ике җирлеккә финанслау күләме - 18,4 млн сум.

Юллар төзү

Узып баручы елда урам юлларын тәртипкә китерү программасы кысаларында 15 млн сумга асфальт салынды, 20 млн сумга вак таш һәм ком салынды, юл фондыннан 13 млн сумлык эш башкарылды. 2016 елда бу фонд буенча 16,9 млн сумга юлларны төзекләндерү күздә тотыла.

Район җитәкчелеге, гомумән, барлык тукайлылар әлеге күләмле эшләрне башкарган заказчы, подрядчы, субподрядчы оешмаларга - «АвтоСтройИнком» (җитәкчесе Ришат Хәбибуллин), «КАМСТРОЙФОН» (Олег Федоров), «Диалог» (Урал Ильясов), «Евростиль» (Илнар Гайсин), «Бәтке коммуналь челтәрләре» (Григорий Петров), «Татарстан коммуналь челтәрләре» (Риф Миңнекәев), «Тукайтеплогаз» (Мөсәнниф Ханов), «Домкор» (Мөнир Гайнуллов), «Домкор Строй» (Рашад Сәйфетдинов), «Жилэнергосервис» (Радик Минһаҗев), «ГазЭнергоСервис» (Ринат Халиков), «Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы (Юрий Барсуков) җәмгыятьләренә зур рәхмәтләрен белдерәләр, эшләрендә уңышлар телиләр һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү