Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә җирне Бикләннән бирәләр

Районда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өчен Биклән авыл җирлегеннән 200 гектар җир бүленде, дип хәбәр иттеләр җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан. Бу бүгенге көндә участок алырга хокукы булган гаиләләр һәм киләчәктә чиратка басарга тиешлеләренең дә ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәр дип фаразлана. Районда җир алуга хокукы булган 334 күп...

Районда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өчен Биклән авыл җирлегеннән 200 гектар җир бүленде, дип хәбәр иттеләр җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан. Бу бүгенге көндә участок алырга хокукы булган гаиләләр һәм киләчәктә чиратка басарга тиешлеләренең дә ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәр дип фаразлана. Районда җир алуга хокукы булган 334 күп балалы гаилә исәпләнә, шуларның 278е гаризаларын тапшырган. Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында әлеге категория гражданнарны кабул итү буенча аерым белгечләр билгеләнгән, алар халыкны һәр көнне кабул итә. Сораулар буенча Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 303 кабинет адресы буенча районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќир участогы